Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Машинаны дөрес тонировкаламаган өчен җәза каралган

Автомобильне законсыз тонировкалау (тәрәзәсен тиешледән артык караңгылату) — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларының иң киң таралганы.

Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр район автоинспекторлары тарафыннан автомобильне тиешсез тонировкалаган өчен 36 шофер җаваплылыкка тартылган. Шулардан 2се шушы сәбәпле кабат тоткарланган. 

— Тонировкаланган автомобиль тәрәзәсе хәрәкәт вакытында куркыныч тудырырга мөмкин. Ул шоферның реакциясен акрынайта, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, -ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Анатолий Михайлов. 

Кагыйдә буенча алгы ян тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Югыйсә, автомобильне эксплуатацияләү тыела.

Әгәр алгы һәм ян тәрәзә пыялаларына куелган тонировка ГОСТ буенча рөхсәт ителмәсә, КоАПның 12.5 маддәсенең 3.1 өлеше буенча 500 сум күләмендә штраф түләттерелә. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәре машина йөртүчегә 10 тәүлек эчендә хокук бозуны бетерү турында күрсәтмә бирә ала.

Әгәр дә күрсәтмә үтәлмәсә, КоАПның 19.3 маддәсенең 1 өлеше буенча 2 000 сумнан 4 000 сумга кадәр штраф; 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу; 40 сәгатьтән 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү каралган.

— Чүпрәле районы автоинспекторлары тонировкаланган пыялалы транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле закон бозуларны профилактикалау буенча даими эш алып баралар, — ди бу уңайдан Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев