Транспорт чараларын йөртүчеләргә кагыйдә бозган өчен 1,5 мең сум күләмендә штраф каралган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле т районы буенча ЮХИДИ бүлеге 3-31 августта район территориясендә «Мобильник» оператив — профилактик чарасы үткәрелүе турында хәбәр итә. ТР Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларын йөртүчеләргә кагыйдә бозган өчен 1,5 мең сум күләмендә штраф түләячәген искә төшерә.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә транспорт чарасында йөргән вакытта машина йөртүчегә телефонны куллану тыела, яки аның кулларын кулланмыйча сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирә торган техник җайланма булырга тиеш.
Нет комментариев