Марат Гафаров махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз белән очрашты
Ул бу көннәрдә туган якларында ял итә, дәвалана.
Район башлыгы Марат Гафаров һәрдаим махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән очрашып тора.
Шушы көннәрдә генә аның янында үткән ел үз теләге белән контракт буенча хезмәт итәргә алынган райондашыбыз булды.
Ул бу көннәрдә туган якларында ял итә, дәвалана. Тиздән янә махсус хәрби операция зонасына юл тотачак.
Очрашу барышында батыр егетебез хәрби хезмәтнең ничек узуы турында сөйләде, җитәкчеләргә, райондашларга гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.
Марат Ринат улы да хәрбиләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, исән-имин кайтуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев