Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кышы җылы да җәе ничек булыр?

Соңгы елларда Рәсәйдә кыш – кышка, җәебез җәйгә охшамый башлады бит әле. Теләсәң-теләмәсәң дә, зәмһәрир суыклар, җәйнең челләләре сагындыра. Быел да менә иң салкын булырга тиешле январь ае да үзенең  җылы һавасы белән шаккатырды.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, алга таба да  термометр телләре плюслы температураны күрсәтәчәк. Җепшек кар, буран булачак. Аномаль җылылык,  хәтта  “раштуа салкыннары, бураннарын” да үз хакимлегенә буйсындырды. Бу исә, фаразларга караганда, җәйнең дә әлләни эссе булмаячагына ишарәли.

Без социаль челтәрләрдәге аккаунтыбызда “Мондый кыш булганы бар идеме, хәтерлисезме?”, дигән сораштыру да урнаштырган идек. Аңа каршы райондашларның кайберләре “2006 елның ахыры, 2007 елның башында быелгыга охшаш һава торышы иде”, дип яздылар. Инстаграммда  Валерия Пашаева исә, 2007 елның 17 январенда урамда +8 градус булганлыгы турында әйтте.

Ә менә авыл кешесенең кышның гадәттән тыш җылы булуына  борчылуы урынлы. Җәе дә җәйгә охшамаса печәнсез, ашлыксыз калуың ихтимал. Уҗымнар мондый  һава торышын  ничек үткәрә соң? Без бу хакта алдынгы «Цильна» хуҗалыгы  җитәкчесе Барис Гафуровтан сораштык:

“Әлегә мондый һава торышының уҗымнарга зыяны юк. Ә менә  яз айларында уҗымнар уянган вакытта салкыннар торса, бик начар булачак. Үсентеләрнең тамыр системасы кардан ачыла һәм суыкларга бирешеп һәлак булырга мөмкин. Февраль-март айларында карның мул итеп  явуын һәм яз айларының әйбәт килүен көтик”, -диде ул.

Гомер-гомергә халык  табигать холкын күзәткән  һәм аны сынаган. Күпләр инде әлеге сынамышларның да бу заманга туры килмәве турында әйтә. Тик шулай булса да, халык тарафыннан тупланган январь ае  сынамышларына күз салып алыйк әле.

Январьда салкын булса – июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый.

Кар еш яуса, буран шактый еш булса – июль ае яңгырлы килә.

Бу айда боз сөңгесе күренсә – уңыш яхшы була.

Реклама

Елның беренче ае болытлы булса – икмәк уңмаска мөмкин.

14 январьда кар яуса икмәкле ел була.

19 январьда көн аяз икән – җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса – җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.

25 январьда кояш чыкса – кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса – җәй яңгырлы була.

Бәс, томан күп булса – агач җимешләре, иген уңар, бал күп булыр.

Яңгыр яуса – икмәккә.

Халык сынамышлары буенча, җәй яхшы килергә, уңышлы булырга охшаган. Яхшыга өметләник!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X