Башкалабыз Казан шәһәрендә менә инде берничә атна рәттән көзге ярминкәләр гөрли. Әлеге ярминкәләрдә безнең район да актив катнаша.
Үткән шимбә ярминкәсендә дә район кулланучылар җәмгыяте казанлыларга Чүпрәле продукциясен тәкъдим итте. Ә мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Шулай итеп, районыбыз җирлегендә үстерелгән авыл хуҗалыгы продукция-ләрен сатып алудан тыш, башкала халкы чүпрәлеләрнең җыр-моңга бай иҗатлары белән дә хозурланды. Яңа Савин районында үтүче әлеге ярмикәдә шәһәр башлыгы Илсур Метшин да катнашып, чараның үтүе, гомумән, бәяләр белән кызыксынып йөрде.
Агымдагы шимбәдә-6 октябрь көнне район базар территориясендә өлкәннәр көненә багышланган "Көзге ярминкә"нең үтүе хакында да янә искәртеп үтәбез. Ярминкәдә күпләп авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Нет комментариев