Кош гриппын, нигездә, күчмә кошлар тарата.
Яз айларында күчмә кошлар кайту күңелле күренеш булса да, нәкъ шул чорда кош гриппы таралу куркынычы да арта.
Гадәттә, кош гриппын су кошлары—үрдәкләр алып кайта, ди райондагы ветеринария берләшмәсе вәкиле Дамир Аббазов. Белгеч әйтүенчә, бүгенге көндә кош гриппы Мәскәү һәм Ярослав өлкәләрендә күзәтелә башлаган инде. Безнең якларда да таралмасын өчен саклану чараларын кулланырга чакыра ул.
—Безнең районда кошчылык белән шөгыльләнүче предприятиеләр юк, әмма шәхси хуҗалыкларда күпләп кош-корт асрала. Ризык эзләп су буена тукталган күчмә кошлар үзләреннән соң вирус калдыралар, ул туфракта һәм суда озак саклана. Ә бу территориядә йөргән йорт кошларының чир эләктереп калуы ихтимал,-ди Дамир Аббазов.
Бу уңайдан ул базарда, авыл урамнарында кош-корт сатып йөрүчеләргә карата аеруча игътибарлы булырга чакыра.
—Без, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, якшәмбе базарында кош-корт сатучыларны тикшереп, шикләнерлек әйберләр тапканда, авыл халкы алар белән очрашырга сүз куеша. Лицензиясе булмаган алып-сатарлардан тавык-чеби, каз-үрдәк ала. Бу исә хуҗаның үзенә дә өстәмә чыгымнар, хуҗалыгына зыян китерергә мөмкин. Алып-сатарларны исә файда алу гына борчый. Шикләнгәндә ветеринария оешмасына хәбәр итәргә кирәк,-ди ул.
Белешмә
Кош гриппы — йорт һәм күчмә кошларның ашкайнату, сулыш юлын зарарлаучы, үлем куркынычы тудыручы кискен инфекцияле чир. Кош гриппның кайбер штаммалары, мәсәлән, H1N1 кешегә йога ала. Гадәттә, алар кош-корттан кешегә генә күчә, ә кешедән кешегә күчү очрагы сирәк. Температура күтәрелә һәм респиратор авыруы кебек үтә. Сирәк очракларда үпкә ялкынсынуы һәм сепсис рәвешендә авыр катлауланулар китереп чыгарырга мөмкин.
Нет комментариев