Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кош-корт сатып алганда сак булыгыз

Соңгы айда район үзәгендәге базарда күпләп кош-корт сатыла башлады.

Әмма кош-корт сатып алуның да үз кагыйдәләре бар. Чөнки мал-туар гына түгел, тавык-чеби, каз-үрдәк тә авырый. Кош гриппы белән авырган кош-корт сатып алып, чирне үз хуҗалыгына кертмәс өчен ни эшләргә кирәклеге, гомумән, әлеге авыру турында район ветеринария службасы җитәкчесе Айрат Иматдинов сөйли.

— Кош гриппы — вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Авыру гомуми хәлсезлек, апатия, продуктивлыкның кимүе белән характерлана. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле авыру кошны юк итәләр. Авыруның инкубация чоры 21 көнне тәшкил итә,-ди Айрат Иматдинов.

Белгеч әйтүенчә, кош гриппы вирусы кош-кортларның барлык баш санын да зарарлый, аннары 48-96 сәгать эчендә 100 процент үлем белән тәмамланырга мөмкин. Беренче 48 сәгатьтә зарарланган кошның органнарында һәм тукымаларында нинди дә булса клиник картина һәм паталогоанатомик үзгәрешләр күзәтелми. Авыру 96 сәгать буе дәвам иткән чорда депрессиянең характерлы клиник билгеләре, азык һәм су кулланудан тулысынча баш тарту күзәтелә. Кош-кортларның лайлалы тышчалары, кикрикләре зәңгәрәя башлый, үзәк нерв системасы зарарлана.

2024 ел башыннан Россиянең өч төбәгендә 4 кош гриппы очрагы теркәлгән.

Кош гриппын профилактикалау буенча тәкъдимнәр

Хуҗаларга йорт кошларын чит кошлар белән контактка керүне булдырмый торган шартларда асрарга, азыкны ябык биналарда сакларга кирәк. 

Кошларны табигый сулыкларга чыгармаска, кош-кортны сую вакытына җиткәч чыгарып йөртмәскә, янәшә территорияләрдә кош гриппы вирусы ачыкланган очракта, икътисадый зыян күрмәс өчен, кош-кортны суя башларга кирәк булачак.

Моннан тыш, кош-кортны кош гриппы буенча имин өлкәләрдән һәм районнардан гына сатып алырга кирәк. Кош-корт сатып алганда сатучылардан кошка ветеринария-озату документлары бирүне таләп итәргә. Яңа сатып алган кош-кортны кимендә 10 көн эчендә аерым тотарга, бу чорда аның торышын игътибар белән күзәтергә кирәк. Авыру билгеләре ачыкланганда, яисә кош-корт үлә башласа, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Кош-кортны махсус киемнән һәм аяк киемнәреннән генә карарга, киемнәрне даими рәвештә юарга һәм чистартырга кирәк. Шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев