Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кош гриппы. Ул нинди авыру?

Чувашия Республикасында кош-кортларда «кош гриппы» авыруы ачыкланган.

Әлеге авыру һәм аның билгеләре хакында сөйләвен сорап без «Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсе» бюджет учреждениесе начальнигы — баш ветеринария табибы Рәсим Низамов аңлата.

Россия Федерациясендә югары патогенлы кош гриппының әледән-әле күзәтелеп торуы авыруның алга таба тагын да таралуына китерергә мөмкин, дигән фаразлар бар. Ел башыннан 3 төбәктә авыруның 4 учагы ачыкланган.

Кош гриппы — йорт һәм кыргый кошларның эпизоотия яки энзоотия рәвешендә уза торган, респиратор органнарның һәм ашказаны-эчәк трактының зарарлануы, продуктивлыкның кимүе белән характерлана торган йогышлы авыру. Авыруның инкубация чоры — 21 көн.

Югары патогенлы кош гриппы вирусы кош ояларындагы барлык кошларны зарарлый, шуннан соң 48-96 сәгать эчендә аларның 100% үлә. Беренче 48 сәгатьтә зарарланган кошның нинди дә булса клиник картинасы, органнарында һәм тукымаларында паталогоанатомик үзгәрешләр булмый. Авыру 96 сәгатькә сузылганда депрессия, азыктан һәм су кулланудан тулысынча баш тарту кебек билгеләр күзәтелә. Лайлалы тышчалар зәңгәрләнә, үзәк нерв системасы зарарлана.

Хуҗаларга йорт кошларын чит кошлар белән аралашуны булдырмаслык шартларда тотарга киңәш итәм. Азыкны ябык биналарда сакларга кирәк. Кошларны табигый сулыкларга кертмәү тиешле.

Яңа кошны грипп буенча имин булган өлкәләрдән һәм районнардан гына алып кайту мәслихәт. Кош-корт сатып алганда сатучылардан кош-кортка ветеринария-озату документлары бирүне таләп итәргә кирәк.

Сатып алган кошны кимендә 10 көн буена изоляциядә тотарга, бу чорда аның торышын игътибар белән күзәтергә кирәк. Авыру билгеләре күренгәндә, үлгән кош табылганда кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә. Шәхси гигиена кагыйдәләрен дә үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев