Көн вакыйгасы

Казан-Ульян-Иске Чүпрәле юлында юл-транспорт һәлакәте теркәлде

Юллар ашыгуны гафу итми

21 февральдә Казан-Ульян-Иске Чүпрәле юлында 1982 елгы райондашыбызның гомере өзелде.
Лада Веста автомашинасын идарә иткәндә ул, тизлекне арттырып, алда баручы транспортны уза һәм идарәне югалтып, каршы як полосадан, юл кырыена төшә. Машинада булган пассажирларның да берсе зыян күрә. 

—Район юлларында тотрыксызлык хөкем сөрә. Ел башланды гына әле, ә үлүче, һәлакәткә очраучылар бар,-дип башлады юл-транспорт комиссиянең чираттан тыш утырышын район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

Әлеге хәл сәбәпле, ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайловның чыгышы да тыңланды. Ул юл фаҗигасендә үлгән райондашбызның Казан белән Иске Чүпрәле арасындагы юлда 8 тапкыр юл кагыйдәсен бозуы турында әйтте. Һәм бу юлны 1 сәгать 50 минутта узуына тукталды.

Казан-Ульян-Иске Чүпрәле юлында соңгы 5 елда 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның икесендә 2 кеше үлгән, бер кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. 11 фаҗиганең 8ендә транспортлар бәрелешкән, 1сендә җәяүлене бәрдергәннәр, ике тапкыр юлдан төшеп китү булган. 

Анатолий Михайлов юлның әлеге участогында билгеле эшләр: юл кагыйдәләрен бозуны теркәү өчен видеокамера һәм тизлекне 70 км/сәг. кә кадәр чикләү билгесе урнаштыру кирәклегенә басым ясады. 

—Бу участокта тавыш полосалары да кирәк, -диде ул.

ЮХИДИ хезмәткәрләре аварияләрнең сәбәпләрен шоферларның игътибарсызлыгында, ашыгуында, эчкән килеш руль артына утыруында күрә. 

Юллар ашыгуны гафу итми. Юл йөрү кагыйдәләрен белгән һәм аларга буйсынган очракта гына юллар куркынычсыз, шуны онытмыйк!


Нет комментариев