Пенсионерлар берлеге- Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын; яшүсмер еллары кырыс чорга туры килгән сугыш чоры балаларын; тормышның бай тәҗрибәсенә ия булган, яңа гына лаеклы ялга чыккан кешеләрне; матур традицияләрне, әхлакый кыйммәтләрне саклап, буыннар чылбырын дәвам итүче яшьләрне берләштерүче оешма. Һәм Россиядә пенсионерлар берлеге 1992 елда башлангыч алган иде. Үзенең...
Илкүләм мәгълүматлар
Төрле чыганаклардан мәгълүм булганча, пенсионерларның яшәү дәрәҗәсе буенча дөньякүләм рейтингта Норвегия, Швейцария, Исландия, Швеция һәм Яңа Зелландия кебек дәүләтләр беренче бишлеккә керә. Кызганычка каршы, Россия Федерациясе 40нчы урынны гына били.
Беркемгә дә сер түгел, бүген өлкән яшьтәге кешеләрнең барысы да тулы тормыш белән яши дип, әйтеп булмый. Социаль гаделлек турында күп сөйләсәк тә, хәл ителмәгән проблемалар баштан ашкан. Дөрес, соңгы ун елда пенсионерларның, бигрәк тә сугыш һәм хезмәт ветераннарының, тормыш дәрәҗәсен күтәрү, матди яктан тәэмин итү өчен Хөкүмәт тарафыннан күп төрле программалар эшләнде һәм аларга нигезләнеп чаралар да күрелә. Ә иң мөһиме, бу рәвешле кайгырту даими булырга һәм бөтен җәмгыять тарафыннан күрсәтелергә тиеш.
Чүпрәле районында 7575 пенсионер яши
Безнең районда 7500дән артык пенсионер исәпләнә. Димәк, район халкының 30 проценттан артыгын өлкәннәр тәшкил итә. Шунысы да бар, соңгы вакытта гына 55 - 60 яшен тутырып, лаеклы ялга чыгучылар үткән гасыр пенсионерларыннан шактый аерыла. Аларда көч-куәт ташып тора, иҗади, максатчаннар, энергия дә җитәрлек, йөз-кыяфәт тә әйбәт сакланган. Бу тормыш шартларының яхшыруы һәм йорт мәшәкатьләренең беркадәр кимүе белән аңлатыла.
Бүлекчә эшчәнлегенә килгәндә, 2007 елдан эшләп килүче оешмада бүген 354 член исәпләнә, ул район пенсионерларының 6 процентын тәшкил итә. Башлангыч оешмалар районның өч авыл җирлегендә актив эшли. Әлбәттә, аларның күбрәк булуына ирешәсе иде. Моның өчен һәр авылда актив, энергияле һәм тик торырга күнекмәгән кешеләрне табып, оешманың җирле бүлекчәләрен булдырырга кирәк.
Өлкәннәр белән якыннан торып эшләү, нигездә, район үзәгендә һәм үзәккә якын урнашкан торак пунктларда актив оештырылган. Ерак авылларда яшәүче өлкәннәр белән ешрак аралашырга, аларны борчыган сорауларга җавап табарга, аларның көнкүрештә булган ихтыяҗларын тирәнтен өйрәнүне дәвам итәргә уйлыйбыз. Моның өчен, ветераннар советы, социаль яклау һәм пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре белән берләштерелгән рейдлар оештыру уңай нәтиҗә бирә.
Үткән елда һәр квартал саен гомуми җыелыш һәм җиде утырыш узды. Утырышларда оешманың нәтиҗәлелеген тагын да күтәрү һәм халыкны күбрәк җәлеп итү буенча яңа алымнар эзләнә, фикер алышу бара.
Уңышларыбыз
Җирле оешма тарафыннан район мәгариф бүлеге, күптармаклы техникум белән берлектә 72 сәгатьлек махсус программалар буенча «Өченче буын университеты»нда пенсионерларны компьютер грамотасына бушлай өйрәтүче курслар эшләп килә. Ел саен пенсионерларны 3-4 төркемгә җыеп компьютерның мөмкинлекләрен һәм аны бүгенге тормышта кулланырга өйрәтәбез.
Соңгы дүрт елда 570 чүпрәлеле төрле уку программалары буенча белем алды. Аларның 410 сы компьютерга өйрәнде. Өлкән буын вәкилләре әлеге катлаулы техниканы өйрәтүдә зур көч куйган информатика укытучылары Валерий Шадриков, Арифҗан Бакиров, Илһамия Мөхитова, Алсу Ханбикова, Фаил Фәтхуллов, Ираида Мишкина, Марианна Михайлова һәм Надежда Мокшинага ихлас рәхмәтләрен җиткерә.
Компьютер буенча республика күләмендә узган пенсионерлар IT- олимпиадаларында катнашып Фәния Жаббарова, Геннадий Ярзуткин призлы урыннар яулады.
2016 елда Россия күләмендә үткәрелгән "Рәхмәт интернетка" Бөтенрооссия бәйгесендә Фирдәүсә Яфизова Россия чемпионы булды, Пенсионерлар берлеге җирле бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Иршат Закиров конкурсның Сертификаты белән бүләкләнде. Быел шул ук конкурста катнашып Роза Нәсыйбуллина өченче урынны яулады.
Хокук белеме көннәре үткәреп, бүлекчә авыл халкына зур юридик ярдәм дә күрсәтә. Республика күләмендә ел саен үткәрелә торган "Республиканың иң яхшы Пенсионерлар бүлекчәсе" конкурсында катнаша. 2014 ел нәтиҗәләре буенча безнең оешма республикада - 3нче урынга, 2015 елда - 3нче урынга, 2016 елда 2нче урынга лаек булды.
Оешма тарафыннан пенсионерлар арасында төрле кичәләр үткәрелә, концерт-конкурсларда катнашып киләбез. Район күләмендә оештырылган "Халык талантлары балкышы" милли-мәдәни фестивалендә быел безнең оешма дипломга ия булды.
Җирле бүлекчәдә шулай ук "Хокукый белем нигезләре", "Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре" һәм "Туган як тарихын өйрәнү" кебек түгәрәкләр эшли.
Өлкәннәр сәламәт тормыш яклы
Спортның җиңел атлетика, йөзү, волейбол, нәфис гимнастика, шашка-шахмат һәм башка төрләре буенча оештырылган дүрт төркемдә һәм җиде спорт секциясендә 200 дән артык пенсионер Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында һәм "Акчарлак" йөзү бассейнында сәламәтлекләрен ныгыта. Район башкарма комитеты карары буенча иң актив спортчыларыбыз һәр атнаның чәршәмбесендә бушлай "Акчарлак" йөзү бассейнына йөри, тренажер залында күнегүләр ала. Пенсионерлар арасында кайчандыр мәйдан тоткан көрәшчеләр дә, республика күләмендәге ярышларда катнашучы чаңгычылар да бар. Өлкәннәребезне "Милләтләр кроссы", "Россия чаңгы юлы", "Физкультурачы көне", "Буыннар очрашуы" һәм башка спорт бәйрәмнәре уңаеннан уздырыла торган чараларда да еш күрәбез.
Район оешмалары һәм предприятиеләре арасында үтә торган традицион волейбол турнирында да җирле бүлекчә командасы һәр ел катнашып килә. Быел 14 команда арасында хатын-кызлар җыелма командасы өченче урынны яулады, ирләр дүртенче булды.
"Өченче буын" Республика пенсионерлары спартакиадасында район пенсионеры Клара Чернова пневматик мылтыктан ату буенча Татарстан Республикасы чемпионы исеменә ия булды, җиңел атлетика ярышларында, санаулы гына секундларга оттырып, Николай Хрисанов икенче урынны, ә дартс буенча Галина Матросова өченче урынга чыкты.
Дөнья гизәбез
Татарстан Республикасы Пенсионерлар Берлеге региональ бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина бүлекчәләрдәге актив пенсионерлар төрле тарихи урыннарда булсыннар өчен төрле экскурсияләр оештыруда ярдәм итә.
Изге Болгар җире һәм Свияжск утравында ел саен булабыз. Һәм һәр баруыбызда ул җирләрдә бер тапкыр да булмаган пенсионерларны тупларга тырышабыз. Казан, Алабуга шәһәрләрендә, Рәсәйнең зур шәһәрләре Санкт Петербург, Мәскәү һәм быел Мари иле-Йошкар-Олада экскурсияләрдә булдык.
Җирле бүлекчә "Камилләшергә беркайчан да соң түгел" шигаре белән яши. Без аралашырга өйрәнү, иҗат белән шөгыльләнү өчен очрашабыз. Бүлекчәдә иң актив, хезмәт эшчәнлеге вакытында да рух күтәренкелеге, иҗатлары белән сокландырган талантлы хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар берләште.
Гомумән, безнең оешма һәм аның тарафдарлары беркайчан да кул кушырып утырмый, активлаша гына бара.
Ярдәмләшеп яшибез
Бүлекчә белән оешмалар җиде төрле килешү төзелгән иде. Аларның һәркайсы гамәлдә һәм үтәлеп бара. Җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар, район башкарма комитеты бүлекләре, хатын-кызлар берлеге һәм тагын башка күпләр белән актив хезмәттәшлектә торабыз. Район җитәкчелеге һәм Пенсия фонды идарәсе тарафыннан һәрчак ярдәм һәм хуплау тоябыз. Пенсионерлар берлеге бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Иршат Закиров, бүлекчә әгъзалары Роза Нәсыйбуллина, Зоя Кузнецова, Петр Гордеев, Җәүдәт Мөдәрисов, Галина Матросова, Шәүкәт Алимовка һәм башкаларга рәхмәтебез зур. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде.
Безнең оешмага район башлыгы Александр Шадриковның һәм район башкарма комитетының да булышлыгы бик зур. Андый ярдәм, кайгыртучанлык булмаса, без әлләни уңышларга ирешә дә алмас идек. Җирле бюджет хисабына ярышларда катнашу өчен берлек әгъзаларына махсус спорт киемнәре тектерелде. Чараларда катнашу очен транспорт белән тәэмин итү дә күбесенчә район җитәкчесе ярдәме белән башкарыла. Үз чиратыбызда без дә файдалы эшебез, уңышларыбыз белән җавап бирергә тырышабыз.
Нет комментариев