Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яз — чистарту, тәртипкә китерү вакыты

Өмәләр исә бу эштә ярдәм итә.

Район күләмендә, санитар икеайлык кысаларында, традицион өмә үткәрелде. Эш барышында территорияләр узган ел калган үләннәрдән, яфраклардан, кар астыннан чыккан чүп-чардан чистартылды. 
Оешма һәм предприятие хезмәткәрләре өмәгә коллектив рәвештә чыктылар.

—Яз килде. Кар китте. Мондый өмәләр — традиция, элеккедән калган. Һәм бу бик әйбәт тә. Тирә-юнь дә чистарып кала, саф һавада коллектив белән эшләү шатлык һәм рәхәтлек тә бирә, -дип өмә турында фикерләре белән уртаклашты оешмаларына караган территорияне чистартырга чыккан Ләйсән Әхмәтова.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык уздырыла. Икеайлык кысаларында «Эко Яз — 2024» бәйгесенә дә старт бирелде. 
Кыскасы, кулга тырма, себерке алып, өмәгә чыгып, һәркем үзе яшәгән җирне чүптән арындыра ала һәм бәйгедә катнашып, бүләкләр дә ота ала.

Бу чорда шулай ук, экологлар, райондагы административ комиссия вәкилләре тарафыннан тирә-якны төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк, кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә штрафлар салыначак.

Дәвам итеп

Район территориясендәге контейнер мәйданчыклары бары тик көнкүреш калдыклары өчен каралган. Контейнер мәйданчыкларына һәм аларның тирә-янына агач ботаклары, мебель калдыклары, тирес һәм башка төр зур габаритлы чүп-чар ташларга ярамый. 
Җыелган чүп-чарларны чыгару өчен 89969529687 телефон номеры белән «Данадис» җәмгыятенә (Илнур Илдус улы Исхаков) һәм 89272454434 телефон номеры белән «Фламинго» җәмгыятенә (Альфред Альберт улы Низамов) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев