Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җиңү парадында Чүпрәле егетләре

Җиңү парадында безнең егетләр дә катнашты.

Алар: Алешкин-Саплык авылыннан  Василий Марков, Станислав Александрович һәм Станислав Алексеевич Елифанов, Михаил Борисов, Василий Казаков, Иван Гетало, Денис Аббязов.

Мондый зур чараларда катнашу өчен җаваплы, нык, кыю, үткен егетләрне генә сайлап алалар.

Петр Артемьев, Алешкин- Саплык авыл җирлеге башлыгы:

Реклама

–Барыннан да элек бу егет-ләрнең әти-әниләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Патриотик рухта тәрбияләнгән солдатлар бүген илнең күп кенә шәһәрләрендә Кече Ватан данын саклый. Бу егетләр авыл халкы күз алдында үсте һәм бүгенге көндә илебезне саклаучыларга әверелде. Аларга киләчәктә дә авылның горурлыгы булуларын телим.

Парадта катнашучы якташларыбыз «За участие в военном параде в ознаменование 75-летия победы ВОВ 1941-1945 г.г» медальләре белән дә бүләкләнгән. Афәрин егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X