Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Россиядә эш. Мөмкинлекләр заманы» дигән чара узды

Чара эш эзләүче, эшчәнлек өлкәсен үзгәртү турында уйланучы яки һөнәр сайлаучылар өчен бик файдалы булды.

Эш эзләүчеләр эшкә урнашу шартларын өйрәнделәр, һөнәри компетенцияне ничек үстерү, яңадан укулар узу, шулай ук, эшкә урнашканда яки башка төбәккә күченгәндә дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм турында белештеләр.

Ульяна Годунова эш эзләп килүчеләргә маникюр, чәч кисү, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары металлны эретеп ябыштыру буенча мастер-класслар күрсәттеләр. 

— Вакансияләр ярминкәсе дип тә аталучы әлеге чара районда әледән-әле уздырылып тора. Монда эш эзләүчеләр өчен эш бирүчеләр белән очрашу, эш шартлары турында фикер алышу һәм хезмәт базарында яңа вакансияләр турында белү мөкинлеге тудырыла, -ди районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Әнис Камалов. — Мондый чаралар икътисадны үстерүгә дә ярдәм итә һәм кешеләргә хезмәт өлкәсендә лаеклы урын табарга булыша. 

Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы өлкәсенә, «Цеолиты Поволжья» оешмасына эшчеләр кирәк. Эшлисе килгәннәргә эш бар, димәк. Теләк кенә булсын!

Ярминкәгә барлыгы 100гә якын кеше килгән иде. Эш бирүчеләр тарафыннан анда 47 вакансия тәкъдим ителде, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен оборона министрлыгы белән контракт төзү шартлары җиткерелде.

Ярминкә нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучылар тәкъдим ителгән мастер-класслардан җылы тәэсирләр, хезмәт базарының торышы турында җентекле мәгълүмат алдылар һәм алты эшсез райондашыбыз хезмәт урыннарына юлламалар алдылар.

Белешмә

2024 елда «Работа России. Время возможностей» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе ике этапта узачак. Чараның төбәк этабы 12 апрельдә үтте, ә 28 июньдә федераль этап узачак. 2023 елда Татарстанда узган әлеге чарада 32,8 мең кеше катнашкан, аларның 10 проценттан артыгы бер тапкыр килүдә эш тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев