Көн вакыйгасы

Ел йомгаклары: Чүпрәледә җинаятьчелек кимегән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча идарәсенең 2024 елны йомгаклау киңәшмәсендә төрле мәсьәләләр каралды

Идарәнең 2024 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Артем Абрамов сөйләде.

Аның сүзләренчә район территориясендә 2024 елда җинаятьчелек дәрәҗәсе Идел аръягы зонасы кергән районнар арасында иң түбән булып калган. Хәтта 2023 ел белән чагыштырганда 8,1 процентка кимегән.

Чүпрәле районы буенча эчке эшләр бүлеге 3 категорияле районнар арасында эш нәтиҗәлелеге буенча беренче урыннарны бүлешә. 

Йомгаклау киңәшмәсендә, шулай ук, полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Алмаз Вәлиевның доклады да тыңланды.

Район прокуроры Олег Гайнетдинов чыгышында аеруча игътибарны юнәлтергә кирәк булган мәсьәләләргә тукталды.

Киңәшмәдә агымдагы 2025 елга бурычлар да билгеләнде.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов полиция хезмәткәрләренең чүпрәлеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү буенча алып барган эшләренең мөһимлеген билгеләп үтте.

— Көндәлек оператив һәм профилактик эш район территориясендәге вәзгыятьне даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Районда бер генә массакүләм чара да эчке эшләр бүлеге хезмткәрләреннән башка узмый. Профессиональлегегез киләчәктә дә Чүпрәле районы һәм аның халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуда сыйфатлы, җаваплы эшләргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам, — диде ул.

Киңәшмә иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды. Бүләкләрне Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Артем Абрамов тапшырдылар.

 


Нет комментариев