Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чуваш Бизнәсе мәктәбе укучылары мөгаллимнәре турында язалар

Укытучым, сиңа рәхмәт сүзем!

Дарья Ильбикина:

— Яраткан чуаш теле укытучым — Галина Васильевна Кудряшованы беренче тапкыр очраткан көн — иң якты, шатлыклы көннәремнең берсе. Бу минем мәктәп, укытучы һәм яңа дуслар белән танышу көнем иде — беренче сентябрь! «Исәнме, син минем яңа укучым?! Әйдә класска!»- дип елмайды укытучым миңа. Сыйныф бүлмәсенә кергәч тә бик шатландым. Бүлмәбез бик матур һәм пөхтә иде. Хәзер без 4 нче сыйныфта укыйбыз инде. 
Беренче көннән үк Галина Васильевна безне туган телебезне, халкыбызны, туган ягыбызны, мәдәниятебезне яратырга һәм кадерләргә өйрәтә башлады. Безгә һәрнәрсәне гади тел, сүзләр белән аңлатып биргәч, беренче карашка бик авыр булган темалар да тиз үзләштерелә.
Әдәби уку дәресләрендә ул безне чуваш халкының милли киемнәренең берсе булган баш киеме белән таныштырды, чуваш халкының чигүе турында аңлатты, үзе ясаган баш киемнәрен дә алып килде. Безне дә чуваш бизәкләре, тастымаллар, ашъяулыклар чигәргә өйрәтте. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны бәла-казалардан сакласын өчен, укытучыбыз белән берлектә, йөрәк җылылыкны кушып, «обереглар» чиктек, хәтта. Укытучыбыз безгә максатыбызга ирешергә һәм беркайчан да бирешмәскә кирәклеген өйрәтә. Безнең сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка саклагыч-обереглар чигү буенча мастер-класс та күрсәттеләр. Мин үзем «биш» һәм «дүрт» билгеләренә укыйм. Бу минем укытучым Галина Васильевнаның да казанышы.

Кристина Карабаева:

— Минем яраткан укытучым Галина Григорьевна Михайлова. 
Ул акыллы һәм яхшы күңелле мөгаллимә, без, балаларны, бик ярата. Гадел дә ул, кирәкле белемнәрне һәр укучыга җиткерергә тырышып, сабырлык белән дәрес аңлата. 
Галина Григорьевнаның үзенең өч баласы бар. Безнең өчен дә — икенче әни!
Безнең сыйныф мәктәптә иң тату сыйныфлардан санала, чөнки укытучыбыз шуңа өйрәтә. 

Софья Караваева:

— Укытучы — бик игелекле, шулай ук бик кирәкле һөнәр. Миннән яраткан укытучың кем дип сораганда, шундук Елена Геннадьевна Моисееваны — үземнең инглиз теле укытучымны искә төшерәм.
Мин аны укытучы буларак кына түгел, кеше буларак та бик яратам һәм хөрмәт итәм. Елена Геннадьевна бик ачык һәм игелекле, сабыр укытучы, үз предметын бик ярата. Ул безнең авылга, безгә инглиз телен өйрәтергә дип берничә километр ераклыкта урнашкан Түбән Чәке авылыннан килеп йөри. Аның дәресләре бик кызыклы уза, без лексиканы өйрәнәбез, грамматик күнегүләр ясыйбыз.
Елена Геннадьевна бик яхшы күңелле һәм игътибарлы, безгә чит телне өйрәтсә дә, мин аның дәресләрен бик җиңел аңлыйм һәм үзләштерәм. Яраткан укытучым минем хәтеремдә гомерем буена уелып калыр. 

Анастасия Гуряшкина: 

— Безнең мәктәп зур, иркен, матур. Бигрәк тә минем күңелемә безнең укытучыларыбыз Ольга Петровна, Галина Григорьевна, Елена Петровна, Ирина Алексеевна якын. Алар безнең мәктәптә күп еллар эшлиләр, хәтта минем әниемне дә минем беренче укытучым Галина Григорьевна укыткан.
Укытучы хезмәте җиңел түгел. Дәрес кызыклы булсын өчен аларга көн саен төрле биремнәр һәм күнегүләр уйлап табарга туры килә.

Ел саен октябрьнең беренче яртысында укытучылар үзләренең бәйрәмнәрен — Укытучылар көнен билгеләп үтәләр. 

Бу көнне мин аларны котларга телим һәм үскәч, акыллы булачагым турында әйтәсем килә. Чөнки укытучы өчен иң күңеллесе — аның укучыларының ил өчен кирәкле кешеләргә әверелүе.
4нче сыйныф укучылары хатларына күзәтүне Римма Мәүлетова ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев