Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр сынатмый

Авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр арасында һөнәри бәйгеләр уздыру — элеккеге вакытлардан килгән күркәм традицияләренең берсе булып кала бирә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сыерларны машина белән саву операторларының һөнәри осталыгын камилләштерү һәм терлекчелектә алдынгы технологияләрне кертү максатларында агымдагы елның 22-23 июнендә Тукай районының Сәйдәшев исемендәге хуҗалыгында 50нче, юбилей булган республикакүләм сыер савучылар бәйгесе үткән иде. Ярышларда 43 районнан савымчылар, терлекчелек буенча консультантлар катнашты.

Әлеге бәйгедә безнең район исеменнән «Цильна» җәмгыятенең савымчысы Гөлинә Азизова чыгыш ясады. Чарада, шулай ук, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов та катнашты. Бәйге өч этапта үткән. Беренче этапта катнашучыларның теоретик белемнәрен тикшерү, икенче өлештә исә саву залында савымда көч сынашу, ә өченче этапта конкурсантлар сыер саву аппаратын сүтеп-җыйдылар.

Гөлинә Зыятдин кызы Азизова бәйге номинацияләре буенча, 41 елдан артык хезмәт стажы булган катнашучы буларак, приз яулады, Диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Соңыннан исә бәйгедә катнашучылар төрле спорт ярышларында да көч сынаштылар. Айваз Абязов — ир-атлар, Гөлинә Азизова хатын-кызлар арасында кул көрәштерү буенча оештырылган ярышта беренче урыннарны яуладылар һәм бүләкләргә лаек булдылар.
***
27 июньдә Биектау районының «Элита» җәмгыяте базасында зоотехник-селекционерларның 6 нчы республика бәйгесе узды. Анда безнең районнан «Цильна» җәмгыятенең зоотехник-селекционеры Энҗе Шәфик кызы Саттарова катнашты, баллар суммасы буенча алтмыш катнашучы арасында беренче унлыкка керде.
***
26 июльдә шул ук «Элита» җәмгыяте базасында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының 45 нче республика бәйгесе узды, анда шулай ук «Цильна» җәмгыяте технологы Энҗе Саттарова, сыерларны ясалма орлыкландыру буенча операторлар арасында район дәүләт ветеринария берләшмәсенең Иске Шәйморза ветеринария участогы мөдире Илгиз Сафиуллов катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Илгиз Фидаик улы Сафиуллов икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. 
***
Агымдагы елның 6-9 июлендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә илнең төп вакыйгаларының берсе — «Бөтенроссия кыр көне — 2023» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе, җир эшкәртү буенча Россиянең 10 нчы юбилей ачык чемпионаты һәм продуктивлыкның сөт юнәлешендәге токымлы хайваннарны үрчетү буенча Бөтенроссия бәйгесе узды. Катнашкан 80 хайван арасыннан «Цильна» җәмгыятеннән килгән тана беренче ун призер арасына керде.


Нет комментариев