Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр «Әни һәм балалар милли костюмнарда» 5 нче халыкара фотобәйгедә җиңү яуладылар

Милли кием — гаилә күрке

Әлеге бәйге Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәме белән уза. Гаризалар агымдагы елның 31 январенда кабул ителә башлаган.

Халыкара фотоконкурста җиңү яулаучы чүпрәлеләр: Гөлфия Яфизова һәм әниле-кызлы Айгөл, Альмира Шакировалар.

— Бу фотоконкурста катнашырга кызым шөгылъләнә торган ансамбль җитәкчесе Ольга Ефремова тәкъдим итте. Өйдә киңәшләштек тә, үзебезне сынап карарга булдык. Милли киемнәребезне киеп, көне буе иң яхшы фотоны ясау өчен тырыштык. Безгә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт, — ди Айгөл Шакирова.

Альмира «Мишәрләр» фольклор-этнографик ансамбльдә шөгыльләнә. Алар фотоконкурска тәкъдим иткән киемнәр дә мишәр халкының асылын чагылдыра. Фотосессияне исә Шакировалар үзләре оештыра. Киемнәр сайлауда стилист, район мәдәният йортының костюмеры Рәйнә Бахитова ярдәм итә.

Гөлфия Яфизова озак еллардан бирле «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеген җитәкли. Әлеге бәйгедә катнашуы да шундагы эшчәнлеге белән бәйле. Фоторәсемдә ул гаиләсе: тормыш иптәше, улы, килене һәм оныклары белән берлектә, татар халкының милли киемнәрендә сурәтләнә. Фоторәсемнең авторы—Ранилә Алиуллова.

—Бәйгедә җиңү яуларбыз уйламадык. Шалтыратып, хәбәр иттеләр. Әлбәттә, шатландык,-ди Гөлфия ханым.

«Әни һәм балалар милли костюмнарда» 5 нче Халыкара фотоконкурс чараларын гамәлгә ашыру Россия һәм дус чит ил халыкларының милли үзенчәлеген саклауга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Фотопроект агымдагы 2024 ел Россия Федерациясендә «Гаилә елы» кысаларында узган. Аның максаты— төрле халыкларның тарихын, гаилә традицияләрен һәм мәдәниятен милли костюмнар аша күрсәтү, телләрне, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны, халыклар бердәмлеген саклау һәм ныгыту.

Бөтен дөньядан бәйгегә 6 меңгә якын фотосурәт тәкъдим ителгән. Шуның 3 меңгә якыны гына бәйге шартларына туры килгән. Ә инде алар арасыннан бары тик 76 катнашучы гына җиңү яулаган.

Оештыру комитеты тарафыннан быел яңа расланган «Туган телдә бишек җыры конкурсы» номинациясендә исә җиңүчеләр — 23 әү.

Гаилә — милли тәрбиянең нигезе, дибез. Районыбызда шундый гаиләләр, балалар булганда милләтебезнең киләчәге дә өметле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев