Еллык хисап — рубрика
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының райондагы учреждениеләренең 2024 елгы эш нәтиҗәләре тикшерелде
Утырыш барышында Чүпрәле районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Лилия Рәкыйпова Татарстанда гамәлдә булган социаль ярдәм чараларына җентекләп тукталды.
— Чүпрәле районында яшәүче һәр өченче кеше теге яки бу социаль ярдәм чарасыннан файдлана. 2024 елда шул рәвешле 7200 кеше төрле түләүләр алды, — диде ул.
Лилия Рәкыйпова, шулай ук, социаль контрактның — гражданин белән социаль яклау бүлеге арасында төзелгән килешүнең әһәмияте турында да аңлатып үтте. -Социаль контракт эш эзләүдә, шәхси эшмәкәрлектә, үзмәшгульлекне булдыруда яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруда ярдәм итүгә юнәлдерелә.
2024 елда Чүпрәле районында 58 социаль контракт төзелде. Шуның 24е —эшкә урнашуга, 14е —үзмәшгульлеккә, 6сы — шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга һәм 14е башка чараларга тотылды. Социаль контракт төзегәндә гражданнарның мөлкәти тәэмин ителеше дә исәпкә алынмый башлады, — дип билгеләде җитәкче.
Социаль яклау бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы шифаханәләренә 2024:елда 10 пенсионер һәм 21 кешегә дәвалану өчен ташламалы юлламалар бирелгән. Шулай ук, 49 өлкән һәм 18 инвалид бала республиканың төрле үзәкләрендә тернәкләндерү узган.
Лилия Рәкыйпова Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларны да ассызыклады. Аның сүзләренчә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, анда катнашучылар, һәлак булганнарның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәренең мәгълүмати базасы яңартылган. 2025 елның январена Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышы ветераннарының 23 тол хатыны һәм 86 тыл хезмәтчәне яши.
Утырыш барышында, шулай ук, «Чүпрәле районында республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесенең 18 нче бүлекчәсе мөдире Гөлназ Әюпова, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приюты директоры Илһам Баһаветдинов, «Кайгырту» халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Илгизәр Вафин һәм Чүпрәле районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Роберт Низамов чыгышлары да тыңланды.
Утырышка йомгакны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлаловка ясады.
Ул социаль яклау хезмәткәрләренең эшчәнлегенә югары бәя бирде.
— 2024 ел Гаилә елы кысаларында узды һәм сез, социаль өлкә хезмәткәрләре, бу өлкәдә күп балалы гаиләләрнең һәм авыр тормыш хәлләрендә калганнарның проблемаларын хәл итүдә армый-талмый эшләдегез. Быелгы ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, шулай ук, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Чүпрәле районы төзелүнең 95 еллыгы да алда тора. Бу мөһим даталар кысаларында без ата-бабаларыбызның тарихи ядкарен саклап калу, аны гаиләләребез аша үсеп килүче буынга тапшыру өчен бар көчебезне куярга тиешбез. Хезмәтегез һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт,-— диде Айрат Җәлалов.
Чара соңында бүләкләүләр булды. Чүпрәле районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Җылы йорт» социаль приюты тәрбиячесе ярдәмчесе Марина Григорьева һәм социаль хезмәткәр Нәфисә Низамова бүләкләнде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Марина Матюшина, социаль хезмәткәр Людмила Осипова һәм социаль хезмәтләр буенча белгеч Сиринә Сәлимҗанова район башлыгының Рәхмәт хатларын алдылар.
Нет комментариев