Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән тагын тугыз егет армия сафларына хезмәткә китте

Бу көзге чакырыштагы егетләрне икенче озату.

Гадәттәгечә, тантаналы озату чарасы Петр Дементьев исемендәге паркта узды. Егетләрне армиягә озатуда җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, якыннары катнашты.

— Туган җирне саклау — һәр ир-егетнең изге бурычы. Кая гына булсагыз да, үзегезнең Чүпрәле якларыннан икәнлегегезне онытмагыз. Сез — районыбызның йөзе. Намус белән хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

— Илдә тынычлык булсын. Онытмагыз, сезне туган ягыгызда көтәләр, — диде "тагын чыгыш ясаучылар.

Егетләргә истәлек бүләкләре дип юл сәдакалары тапшырылды. 
Зур Аксу авылннан Иван Варзоров үзенең армиягә китү карары белән уртаклашты.

— Ульяновск шәһәрендә медицина көллиятендә белем алдым. Аннан шушы юнәлеш буенча югары уку йортына да кердем. Әмма бер ел академик ял алып, Ватан алдындагы буоычымны үтәргә булдым. Чөнки мин югары уку йортын тәмамлаганда 28 яшемдә булачакмын. Һәрнәрсәнең үз вакыты, дигәндәй. Бер ел күп түгел, исән булыйк, күз ачып йомганчы узар,-ди ул.

Яңа Чокалы авылыннан Руслан Хисаметдинов та медицина көллиятен тәмамлаган, Буада. Эшкә урнашкан булган, әмма шулай ук, армиягә китәргә карар кылган.

—Барысы да яхшы булыр,-ди Руслан да.

Икенче төркем белән армия сафларына Хорновар-Шигалидан Кирилл Алексеев, Зур Аксудан Иван Варзоров, Виктор Молгачев, Яңа Элмәледән Алексей Макаров, Яңа Убидан Максим Матросов, Максим Шихранов Шланга авылыннан Раиль Миннибаев, Убидан Данила Мишин из села Убей, Яңа Чокалыдан Руслан Хисаметдинов киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев