Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән контрактчы Раил-заман герое

Югары Каракитә авылында туып, үскән батыр йөрәкле Раил белән аның кыска вакытлы ял чорында сөйләшергә насыйп булды.

Раил Марс урта мәктәбендә урта белем алганнан соң районның тармак технологияләре техникумында белем ала. Аннан ике дә уйламый армия хезмәтен үтәүне беренчел бурыч итеп куя. Үзен бар яктан да тырыш, булдыклы итеп күрсәтә алган егет аннан сержант дәрәҗәсе алып кайта. Өй җиһазлары ясый торган фабрикада эшләүдән канәгатьлек алса да, күңеленә балачактан хәрби кием киеп йөрү теләге тынгылык бирми. Һәм ул контракт буенча хезмәт итүгә алына. 

—Балачактан хәрби кешеләргә кызыгып үстем. Телевизордан да күбрәк сугыш темасына, хәрбиләргә багышланган кинолар, тапшырулар карый идем. Аларның батырлыгына, киемнәренә, үз-үзләрен тотышларына соклана идем. Үзем дә шундый булырга хыялланып яшәдем. Ниһаять, теләкләрем тормышка ашты, -ди Раил үзе турында сөйләп. 

Контрактчы Раил бригадасы махсус хәрби операция игълан ителгәч тә беренче көннәрдән үк, алдынгы сафларда була. Донецк һәм Луганск халык территорияләрен нацистлардан азат итүдә катнашалар алар.

—Азат ителгән территориядәге гади халык белән очрашкач, никадәрле кирәкле эш башкаруыбызны аңладым, -ди Раил. —Алар безгә бик рәхмәтле иделәр.

Хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Раил Хәйруллов IV дәрәҗә Георгий тәресе һәм Батырлык медале белән бүләкләнә. 

—Хәрби хезмәт җиңел түгел, әмма һәрвакыт дәрәҗәле булды. Хәзер дә сайлау алдында калсам, ике дә уйламыйча, шул ук юлны сайлар идем. Без ир-атларның бурычы-Ватаныбызны, аның халкын саклау, киләчәгебез матур, якты булсын өчен хезмәт итү, -ди Раил.

Язмабыз герое райондашларга, оештыручыларга гуманитар һәм хатлар рәвешендәге мораль ярдәмнәре өчен дә рәхмәт белдерде.

Якташыбызның кыска вакытлы ялдагы санаулы көннәре тиз үтте, шушы көннәрдә ул янә иптәшләре янына юлга кузгалды һәм тагын хәрби бурычларын үтәүгә керешәчәк. Исән-имин йөрсеннәр, җиңеп кайтсыннар, дип телибез ир-егетләребезгә!

Белешмә

Чүпрәле районында контракт хезмәте төзүчеләр өчен түбәндәгеләр каралган:
—Бер тапкыр 1,7 миллион сумга кадәр акча;
—Махсус хәрби операция зонасында ай саен 210 мең сумнан алып;
—Социаль гарантияләр.

Барлык ташламалар һәм түләүләр хакында, шулай ук, документларны рәсмиләштерү турында 8 962 560-40-79, 8(84375)2-27-09 телефон номерларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев