Чүпрәледә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестивале узды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестивале узды

Фестиваль барышында командалар 60 метрга йөгерү; биек перекладинада тартылу яки 16 кг авырлыктагы герны күтәрү; идәндә яткан килеш кулларны бөгеп һәм җәеп тору; гәүдәне аркада ятып күтәрү; гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга авышу кебек күнегүләрне үтәделәр.

ГТО фестивале җиңүчеләре билгеле булды

Фестиваль шартлары буенча команда 3 катнашучыдан торды.

Үткән атнада 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгында районның авыл җирлекләре, оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестивале узды. Фестиваль шартлары буенча команда 3 катнашучыдан торды. 

Фестиваль барышында командалар 60 метрга йөгерү; биек перекладинада тартылу яки 16 кг авырлыктагы герны күтәрү; идәндә яткан килеш кулларны бөгеп һәм җәеп тору; гәүдәне аркада ятып күтәрү; гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга авышу кебек күнегүләрне үтәделәр.

Фестивальгә нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре командалары арасында 3 урын-Түбән Чәке; 2 урын — Городище; һәм 1 урынга Шланга авыл җирлеге лаек булды.

Район оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында 3 урын — "Поселокара китапханә«командасы; 2 урын — «Администрация» командасы; һәм 1 урынны «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» командасы яулады.

ГТОның алтын билгеләре тапшырылды

Бәйрәм «Чүпрәле» паркында узды.

Бөтенроссия физкультурниклар көненә багышланган тантаналы чара кысаларында иң яшь катнашучылар: район үзәгендәге «Кояшкай» һәм «Әкият» балалар бакчаларында тәрбияләнүче Магарин Кирилл, Караваева Дарья, Мресов Бәхтияр, Трофимов Евгений, Миначев Кәрим, Измайлов Саматка «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.
***
Шулай ук, физкультурачылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә ГТО комплексын популярлаштыруда һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешенең популярлаштыруга керткән уңышлары өчен райондагы «Спорт мәктәбе» тренеры Илнур Хөснетдинов һәм 1 санлы Иске Чүпрәле гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы Рәзил Сәлимҗанов Татарстан Республикасының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» региональ иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев