Руль артында гүзәл зат
Чара район ЮХИДИ хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе ЮИДчылары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасы активистлары катнашында узды.
Әлеге — «Автоледига чәчәкләр» акциясенең максаты — җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасына, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә, шулай ук, юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата кайгыртучанлык һәм ихтирамлы мөнәсәбәткә җәлеп итү.
Район күләмендә бу акцияне оештыручылар автоледиларны 8 Март бәйрәме белән котлап, аларга үз куллары белән ясалган чәчәкләр һәм открыткалар бүләк иттеләр, һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, куркынычсызлык каешын бәйләргә, балаларны махсус җайланмаларда йөртергә чакырдылар.
Нет комментариев