Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хәрбиләргә өй токмачы кисәләр

Ханымнар токмачларны бар күңелләрен биреп кисәләр.

Махсус хәрби операция — илебездәге халыкның бердәмлеген тагын бер кат күрсәтте Илдә иминлек һәм тынычлык булсын өчен гомерләрен куркыныч астына куйган ир-егетләргә һәркем ярдәм итәргә тырыша. Бу безнең район халкы өчен дә шулай. Хәрби егетләребезгә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә: кемдер азык-төлек әзерли, медикаментлар җыя, кирәк-ярак тапшыра, кемдер акча белән булыша.

Шундый игелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, күң күңелле кешеләр Чепкас -Илмәт авылында да яши. Бүгенге көндә анда бертөркем волонтер хатын-кызлар өй токмачы әзерләү белән мәшгуль. 

Хатын-кызлар бергә булганда җиңелрәк тә, тиз дә булыр дип әлеге эшне башкару өчен Гөлнур һәм Илсур Насыйбулловлар йортына җыелганнар. Йорт хуҗаларына да бик рәхмәтлеләр.

Ә Насыйбулловларның ике уллары да махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Мансурлары хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды.

—Хәрбиләребез өчен өй токмачы кисү уе күптәннән килде уебызга. Ниһаять, менә шулай берләшеп, ир-егетләребезгә өй җылысын, өй назын, токмачлар аша җиткерергә булдык. Моңарчы бер тапкыр токмач кисеп җибәргән идек инде, -диләр ханымнар.

—Авылыбыз әлләни зур түгел. Һәм һәр йорттан диярлек махсус хәрби операциягә киткән кеше бар. Илебезне улларыбыз, ир-атларыбыз саклый. Ял иткән вакытларында өй токмачы салып, шулпа ашап җибәрсәләр, күңелләре булыр дибез. Алар үзләренең безгә кирәклекләрен тоеп торсыннар иде. Сагынабыз, әлбәттә, исән-имин кайтуларын телибез, — ди лаеклы ялдагы, гомере буе авылда фельдшер булып эшләгән Минзилә ханым Исмәгыйлева.—Һәрдаим ярдәмгә килүче волонтерларыбыз бар. Алар: Илфира Җамалетдинова, Ильмира Садретдинова, Светлана Бахитова, Эльмира Җамалетдинова. Бик зур рәхмәт үзләренә!

Ханымнар токмачларны бар күңелләрен биреп кисәләр. Аның составына бары тик табигый өй ризыгын — йомырка, он кулланалар. Продуктлар белән авыл халкы да булыша. Шушы көннәрдә генә 320 йомыркалык җәймә җәеп кискәннәр. 

—Токмач тиз генә бозыла торган ризык түгел. Кулларыбызның һәм йөрәкләребезнең җылысы хәрбиләргә барып җитәр дип өметләнәбез, -диләр ханымнар.

Шушы көннәрдә Гөлнур һәм Илсур Насыйбулловларның икенче уллары Илнур кыска вакытлы ялга кайтачак икән. Хатын-кызлар аның аша да өй токмачы кисеп җибәрмәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев