Чүпрәледә үзәк чыршының утлары кабынды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә үзәк чыршының утлары кабынды

Районда яңа ел чараларына старт бирелде.

Бүген, 15 декабрьдә, "Чүпрәле" паркында үзәк чыршының утларын кабыздылар.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар бу уңайдан театральләштерелгән чара әзерләгән иде.

Катнашучыларны район Башкарма Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов котлады.

Бүгенге чара барлык яңа ел уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмнәргә старт бирде.

Чыршы янында төп чара 29 декабрьдә узачак. Анда Кыш бабайлар һәм гирляндалар белән бизәлгән автомашиналар парады булачак.


Нет комментариев