Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә урып-җыю кампаниясе старт алды

Беренчеләрдән булып басуга «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте игенчеләре чыкты.

Кичә, ягъни пәнҗешәмбе көнне 11 июльдә игенчеләр Уби кустында көзге бодайны суктыра башладылар.

Җәмгыятьтә әлеге культура 5765 гектарны били. Бүгенге көндә «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятенең Уби кустында 11 ләп комбайн эшли. Бер гектардан уртача 45 центнер уңыш чыга. Бөртеклеләрнең дымлылыгы — 15-16 процент.  Якын көннәрдә җәмгыять рапс культурасын да суктыруга керешәчәк.

Игенчеләр агымдагы урып, җыю эшенә зур әзерлек белән керештеләр, кәефләре күтәренке. 

Шушы көннәрдә генә районда комбайннар парады да узды. Республика, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә ашлык җыю техникасының әзерлеге югары бәяләнде.

Район игенчеләре алдында быел 33 578 гектарда — бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора. Шуның 9518 гектарда көзге бодай, 13 253 гектарда бодай, 7028 гектарда арпа тәшкил итә. Шулай ук, техник культуралар: 8042 гектарда көнбагыш, 6160 гектарда рапс, 3902 соя, 1340 шикәр чөгендере җыеп аласы бар. 

Урып, җыю чорында район хуҗалыкларында барлыгы 68 ашлык суктыру комбайны эшлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев