Чүпрәледә терлек азыгы хәзерләү техникасының әзерлеген бәяләделәр
Районда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты белгечләре, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы һәм консультантлары, районның «Гостехнадзор«бүлеге начальнигы составында комиссия эшләде.
Комиссия районның авыл хуҗалыгы формированиеләренең машина —трактор паркларында булды. Әзерлек линиясенә печән җыю комбайннары, пресс-җыйчылар, прицеп агрегатлары, йөк машиналары һәм тракторлар куелган инде.
Барлык үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре белән комплектланган. Азык әзерләү техникасы белән идарә итүгә тиешле категориягә ия булган механизаторлар билгеләнгән.
Комиссия «Цильна», «Чүпрәле Рассвет Агро», «Агро Вест» җәмгыятендә, «Низамов А. А» крестьян-фермер хуҗалыгында, «АгроТрансПорт» хуҗалыгында булды. «Цильна», «Чүпрәле Рассвет Агро», иң югары баллар алды һәм техникалары азык әзерләүгә тулысынча әзер дип бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев