Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Сталинград сугышында Җиңүнең 81 еллыгы билгеләнде

Бөек Ватан сугышында иң авырларның берсе булган Сталинград сугышы 1942 елның 17 июленнән алып 1943 елның февраленә кадәр дәвам итә.

Совет халкының Сталинград сугышында Җиңүе хөрмәтенә район үзәгендә митинг булды. Бөек Ватан сугышы тарихының иң канкойгыч битләренең берсен район җитәкчеләре, ветераннары, әфганчылар, районның хезмәт, мәктәп коллективлары, форпостчылар тагын бер тапкыр хәтердә яңарттылар. Чүпрәлеләр Сугыш һәм Хезмәт Даны Монументы янында Мәңгелек утка венок куйдылар, совет солдатларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

-  Бу сугышта өстенлек Кызыл Армиягә фашизмны тулысынча җиңгәнче һөҗүмгә күчәргә мөмкинлек бирә. Безнең бурыч - шул вакыйгалар, илебезне фашизмнан чистартуда катнашкан совет солдатлары турында истәлекне саклау, - дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов митинг вакытындагы чыгышында.

Шәһәр өчен фаҗигале көннәр турында Иске Чүпрәле күп профильле лицееның яшь армиячеләр отряды да  искә төшерде. Алар ул көннәр турында шигырьләр белән сөйләп бирделәр.

Белешмә

Идел буендагы шәһәр - Бөек Ватан сугышы картасында төп нокта. Аны дошманга калдырып китү немец гаскәрләрен алга җибәрү һәм Кавказны югалту дигәнне аңлаткан.

Шуңа күрә, Сталинград сугышы башында, ягъни 1942 елның июлендә “Бер адым да артка чигенмәскә” дигән боерык барлыкка килә. Җирнең һәр кисәге, һәр бина өчен 200 көн һәм төн дәвам иткән каты сугышларда совет халкы җиңеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев