Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә полиция ветераннарын котладылар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлеге ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Бу уңайдан район эчке эшләр бүлегендә утырыш булды. Анда бүлекнең элеккеге хезмәткәрләре белән берлектә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча Иҗтимагый советы рәисе Рамил Абдрахманов та катнашты.

Ветераннарны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек башлыгы урынбасары Илнар Солтанов, ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Фариз Шакиров котладылар. Алар хөрмәтле ветераннарга актив һәм нәтиҗәле эшләре, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә зур шәхси өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Бәйрәм хөрмәтенә эчке эшләр ветераннарына бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды.

Соңыннан ветераннар арасында шахмат-шашка буенча турнир да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев