Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Нурулла Фазлаев истәлегенә митинг узды

Искә алу тантанасында район җитәкчелеге, ветераннарның район советы вәкилләре, оешма һәм предприятие коллективлары, мәктәп укучылары, техникум студентлары катнашты.

Чүпрәле районы үзәгендәге Геройлар Аллеясында Советлар Союзы Герое Нурулла Фазлаевның тууына 115 ел тулуга багышланган митинг булды. 

Искә алу тантанасында район җитәкчелеге, ветераннарның район советы вәкилләре, оешма һәм предприятие коллективлары, мәктәп укучылары, техникум студентлары катнашты. 

Район башлыгы Марат Гафаров Чүпрәле халкының якташ-каһарманнар белән урынлы горурлануын, аларның исемен мәңгеләштерү максатыннан мәктәпләргә аларның исеме бирелүен белдерде.

—Үткәннәрсез киләчәк юк. Тарих кабатлана дип әйтү дә дөреслеккә туры килә. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында вафат булган каһарманнарның батырлыкларын махсус хәрби операциядә катнашучы райондаш егетләребез кабатлый. Яшь буын да илебез имин булсын өчен көрәшә. Мәңгелек дан геройларга,-диде ул.

Чара барышында Герой Нурулла Фазлаевның батырлыклары турында үтемле сүзләр әйтелде. Мәктәп укучыларының чыгышларында якташыбызның тормыш юлы һәм сугышчан казанышлары чагылдырылды.

Белешмә

Нурулла Фазлаев 1906 елның 6 мартында районыбызның Мунчәли авылында туган. Авылда җиде сыйныфны тәмамлый. 1929 — 1936 елларда Донбасс шахталарында эшли. 1936 — 1940 елларда Казахстанның Җамбул (хәзерге Тараз) шәһәрендә ремонт-төзелеш конторасында ташчы, урман эшчесе булып эшли. 1941 елның августында Совет армиясе сафына алына. Ике ел Иранга кертелгән гаскәрләр составында хезмәт итә, кече командирлар әзерләүче курсларны тәмамлый, старшина званиесе ала. 1943 елда фронтка китә. Үзәк һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша. Курск дугасында ул җитәкчелек иткән саперлар отделениесенә армия үтәсе юлны миналардан чистарту бурычы йөкләнә. Алар беренче көнне үк 500 мина, икенче көнне 750 мина, өченче һәм алдагы көннәрдә 1000 әр мина табып зарарсызландыралар. 1945 елның 26 январенда Одер елгасын кичү өчен паром ясауда катнаша. Биш тәүлек эчендә генә дә әлеге паром аша 100 дән артык автомашина үтә. 1945 елның 10 августында Г. Фазлаевка Советлар Союзы Герое исеме һәм Ленин ордены бирелә. Сугыш елларында ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены, 2нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм 1985 елда 1нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Тараз шәһәрендә аның исемендәге урам бар. Ул яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев