Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә мәктәп укучыларының «Көзге кросс»ы узды

Чара укучылар Спартакиадасы кысаларында оештырылды

Районның яңа чаңгы базасында «Көзге кросс» җиңел атлетика ярышлары узды. 

Анда район мәктәпләреннән 2-11 сыйныф укучылары катнашты. Йөгерү 500, 800, 1500, 2000 һәм 3000 метрлы дистанцияләрдә дүрт яшь төркемендә, кызлар һәм малайлар өчен аерым, оештырылды. 
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов яшь спортчыларны сәламләде һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Һәр яшь категориясендә призерларга җиңүче Грамоталары, бронза, көмеш һәм алтын медальләр тапшырылды.Ә гомуми команда зачетларына нәтиҗә ноябрь аенда игълан ителәчәк һәм призер командалар 1, 2, 3 дәрәҗәле кубоклар белән бүләкләнәчәк.

Укчыларның дистанцияләрдә күрсәткән нәтиҗәләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының йөгерү нормативын үтәү исәбенә кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев