Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе узды

Бәйгедә районның 18 мәктәбеннән иң яхшы дип табылган командалар катнашты

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесенең муниципаль этабы узды. 

Конкурсның максаты — балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү, юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен белүне ныгыту һәм аларны пропагандалауда катнашу, балаларны яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларына җәлеп итү, сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын формалаштыру.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов яшь инспекторларны сәламләде, бәйгедә уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Район мәктәпләренең яшь инспекторларына чираттагы тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтү мөмкинлеге түбәндәге номинацияләр буенча бирелде: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү», «Автошәһәрчек», «Велосипедны фигуралы йөртү», «Тормыш иминлеге нигезләре». Соңыннан командалар «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен бергәләп» бәйгесендә иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Яңа Уби төп мәктәбе командасы 1нче урынны яулады, 2нче урынга — Городище мәктәбе командасы, 3нче урынга — Иске Шәйморза мәктәбе командасы чыкты.

Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, Дипломнар һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль идарәсенең Буа бүлекчәсе бүләкләрен тапшырдылар.

Яңа Уби мәктәбе командасы Түбән Кама шәһәрендә узачак «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика бәйгесендә район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев