Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кикбоксинг буенча ярышлар узды

Кикбоксинг — районда әле яңа спорт төре. Аның белән шөгыльләнү өчен түгәрәге 3 ел элек кенә ачылган иде.

Шуңа да карамастан, кикбоксинг районыбыз яшүсмерләренең, балаларының яратып шөгыльләнә торган төренә әйләнде. Шушы көннәрдә генә узган турнир да моны дәлилләде-ул 100дән артык кешене үзенә җыйды. Чара «Алтын» спорт комплексында узды һәм Луганск, Донецк Халык Республикалары халкын яклап һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә багышланды. 

Кикбоксинг, исеменнән үк күренгәнчә, бокс һәм аяк белән һөҗүм итү алымнарын берләштерә. Монда куркусызлык та, авыртуларга түзә белү дә кирәк. Билгеле, һәр спортчының да үз җан атучысы бар. Тамашачылар да кикбоксингны яратып күзәтә. 

Бу юлы да шулай булды. Көрәш мәйданына чыккан нәни спортчылар да, зурраклары да җиңүгә булган омтылышларын күрсәтте. Әмма һәр ярышта да җиңүче булган кебек, аның җиңелүчесе дә була. Турнирны оештыручылар һәр ике категорияне күздә тотып бүләкләр әзерләгәннәр иде. Җиңүчеләргә Кубок, медаль, дипломнарны район башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Олег Гайнетдинов тапшырдылар.

Кикбоксинг буенча югары категорияле тренер Данил Алимов:

—Быелгы турнирны махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә багышладык. Аларның исемнәрен онытмау мөһим. Кикбоксинг түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең дә шундый ук куркусыз, батыр йөрәкле, ватанпәрвәр булачакларына ышанам. Бу спорт төре шундый булырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев