Чүпрәледә «Изгелек үзәге» ачылды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Изгелек үзәге» ачылды

Мәйданчыкны ачуга багышлынган тантана «Созидание» яшүсмерләр клубында узды.

Әлеге мәйданчык актив һәм битараф булмаган кешеләрне берләштерә, алар өчен волонтерлык — тормышның төп мәгънәсе. 

— Чүпрәле волонтерлык үзәге бүгенге көндә 400дән артык кешене берләштерә. Алар — мәгариф, спорт, мәдәният, медицина, социаль яклау Һ.б. өлкәләрдә эшләүчеләр, укучылар. Бу ачык күңелле, бөек йөрәкле кешеләр социаль проблемаларны хәл итүдә катнашалар, мохтаҗларга ярдәм итәләр. Бу мәйданчык «Изгелек үзәге» дип атала. Һәм ул төрле яшьтәге һәм юнәлештәге волонтерларның очрашу һәм аралашу урыны гына түгел, укыту, тәҗрибә уртаклашу, бөтен район өчен әһәмиятле яңа иҗтимагый инициативалар булдыру һәм башка төрле яхшы эшләр өчен мәйданчык булыр, дип ышанам,-диде Марат Гафаров тантана барышында.

Казаннан килгән вәкил Гүзәл Ганиева әлеге мәйданчыкны ачу «үзе үк изгелек», дип билгеләп үтте. Чүпрәле районында әле яңа гына ачылган бу үзәк сан буенча республикада — алтынчы.

— Ел ахырына кадәр Татарстанда барлыгы 20гә якын шундый мәйданчык ачу планлаштырыла. Сез беренчеләр сафында булдыгыз. Бу факт үзе үк районда игелекле эшләрнең күп эшләнүе турында сөйли,-диде Гүзәл Ганиева.

Тантана вакытында актив волонтерларны бүләкләделәр дә.


Нет комментариев