Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды

Район Башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.

 Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды. 

Утырышта, шулай ук, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек начальнигы Артем Абрамов, ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов, комиссия составы катнашты. Чарада агымдагы елның 6 аенда районда юл хәрәкәтенең торышы һәм иминлеге турындагы мәсьәләләр каралды, район ЮХИДИ башлыгы Анатолий Михайловның доклады тыңланды.

Ул җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында аварияләр торышы һәм алдагы утырышта куелган бурычларны үтәү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. 

Быел район территориясендә 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 балигъ булмаган пассажир.

Юл-транспорт һәлакәтләре район үзәгендә һәм Цивильск — Ульяновск-Иске Ишле автомобиль юлында теркәлгән. 

Анализ күрсәткәнчә, аварияләр санын киметүгә йогынты ясауның иң нәтиҗәле ысулы булып контроль-күзәтчелек эшчәнлеге тора. А. Михайлов сүзләренчә, агымдагы елда бүлекнең шәхси составы 1500дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймаган, шулай ук, исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче 24 машина йөртүчене тоткарлаган. Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм аварияләр белән бәйле вәзгыятьне үзгәртү өчен, автоинспекторлар көндезге һәм төнге вакытта эчке эшләр бүлегенең башка хезмәтләре катнашында көндәлек рейдлар үткәрәләр.

Докладчы, шулай ук, яңа уку елына «Йорт-мәктәп-йорт» маршрутының план-схема таләпләренә туры килүен тикшерү, районның урам-юл челтәрен карап тоту кебек мәсьәләләргә дә тукталды.

Соңыннан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов утырышка йомгак ясады, Ульяновск өлкәсе федераль юлларында һәм Буа районында юлларга һәм күперләргә капиталь ремонт ясау урыннарында булган юл — транспорт һәлакәтләренә бәйле рәвештә, бүгенге көндә капиталь төзекләндерү эшләре алып барылучы региональ әһәмияттәге Иске Чүпрәле — Татар Шатрашаны — Городище автомобиль юлларына барлык тиешле юл билгеләрен куеп, куркынычсызлыкны тәэмин итүгә контрольне көчәйтергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев