Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

Иске Чүпрәле авылының А. Абязов урамында акция булды.

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне БМОның халыкара һәм Бөтендөнья көннәре системасына керә. Ул ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел истәлекле дата 17 ноябрьгә туры килде. А. Абязов урамы — Иске Чүпрәле авылының җанлы урамнарының берсе. Чара узган көнне бу урамга укучылар, укытучылар, оешма вәкилләре, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, яшь армиячеләр, форпостчылар, хәрәкәтнең яшь инспекторлары җыелган иде.

Чараны үткәрүдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре ярдәм итте.

— Акциянең максаты — киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, аварияләр нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм имгәнүчеләр санын киметүгә, юлда хокук бозуларга каршы торуга җәлеп итү. Бүген без юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алабыз һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашабыз, — дип билгеләп үтте «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Екатерина Журавлева.

Акциядә катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыручы плакатлар белән юл буена тезелделәр.

Әлеге плакатлар шоферларның һәм җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итеп, юлларда уяу булырга өндәде.
Дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны туктатты, ЮИДчылар аларга яктылык кайтаручы элементлар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буклетлары тапшырдылар.

Дәвам итеп

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында чаралар район мәктәпләрендә дә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев