Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән иде.

Бу көнне игълан итүнең максаты — юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә килеп чыккан үлем һәм травматизмны киметү, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм әлеге проблемага киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

13-19 ноябрьдә Татарстан Республикасында, шул исәптән Чүпрәле районында да, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Бөтендөнья юл хәрәкәте корбаннарын искә алу көненә багышланган профилактика акцияләре, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, мәгариф оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары кебек чаралар уза.

Чараларда предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, яшь хәрәкәт инспекторлары, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнаша.

16 ноябрьдә акциядә катнашучылар урамнарга чыгып юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар тараттылар.

Бүген исә республиканың һәм районның барлык мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне» уза.


Нет комментариев