Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юл куркынычсызлыгы буенча киңәйтелгән утырыш узды

Утырыш барышында районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча актуаль мәсьәләләр каралды.

Район Башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов ачты һәм алып барды.

Утырыш эшендә шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча башлыгы Артем Абрамов, ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов, профилактика буенча Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова, авыл җирлекләре башлыклары һәм комиссия составы катнашты. Утырыш көн тәртибенә безнең район юлларында иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы сораулар куелган иде.

Утыраш барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов Чүпрәле районында автомобиль юлларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм авария хәлендәге хәлне анализлау буенча чыгыш тыңланды.

Анатолий Михайлов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 18 сентябренә район территориясендә билгеле бер уңай үзгәрешләр күзәтелә. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны өчкә, үлүчеләр саны бер кешегә һәм яралылар саны биш кешегә кимегән.

Докладчы билгеләп үткәнчә, исереклек билгеләре булган машина йөртүчеләрнең транспорт белән идарә итү фактларына юл куймау буенча эшчәнлеге даими контрольдә тора. Агымдагы елда 44 шундый факт ачыкланган, бу узган ел белән чагыштырганда 6 фактка кимрәк.

Үзенең чыгышы вакытында Михайлов, шулай ук, балалар юл-транспорт травматизмы мәсьәләләренә дә тукталды. Җәяүле бала катнашындагы һәр өченче юл-транспорт һәлакәте аның саксызлыгы аркасында була (сәбәбе — өлкәннәр озатуыннан башка йөрү, куркынычсыз тәртип күнекмәләре булмау).

Үз чыгышында ул, шулай ук, кичке һәм төнге вакытта балаларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар кию, куркынычсызлык каешларын куллану кебек мәсьәләләргә тукталды.

Докладчы, шулай ук, район хуҗалыкларында һәр транспорт чарасы линиягә чыкканда техник яктан төзек булырга тиешлеген дә билгеләп үтте. Төнлә барлык транспорт чараларында, бигрәк тә тракторларда, яктырткычлар булырга тиеш. «Бездә ел саен яктырткычлары булмаган тракторлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре була. Узган елларда бер механизатор гаебе белән ике юл-транспорт һәлакәте булды.

Бу очракларда аның транспорт чарасына да яктырткычлар булмаган», — дип билгеләп үтте докладчы.
Утырыш барышында, шулай ук, 2023 елның кышкы чорына һәм аннан соңгы 2024 елга җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын тотуга муниципаль контрактлар төзү мәсьәләләре тикшерелде.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сирин Әхмәтов 2023-2024 уку елында беренче сыйныф укучыларын яктылык кайтаручы элементлар белән тәэмин итү турында сөйләде.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова Чүпрәле районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе эше турында җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, районның мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тулы дәресләр үткәрү өчен 2023 елда «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ акчалары хисабына Чуваш- Чүпрәлесе мәктәбе өчен автокласс, шулай ук 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе өчен автокласс һәм БДД буенча уку лабораториясе комплексы сатып алынган.

Утырыш барышында барлык мәктәпләрдә дә ата-аналар җыелышлары вакытында, укучыларның ата-аналары белән ватсап чатлары аша ата-аналарга яктылык кайтаручы элементларның файдасы турында сөйләргә һәм бу файдалы аксессуарның һәрвакыт баланың киемендә булырга кирәклеге турында аңлатырга, ә иң яхшысы — балаларга яктылык кайтаручы элементлары булган кием сатып алырга кирәклекне төшендерергә тәкъдим ителде.

Ахырда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов утырышка йомгак ясады.


Нет комментариев