Әлеге факт буенча мотоциклчыга карата административ беркетмәләр төзелгән.
Районның Кече Чынлы һәм Уби торак пунктлары арасында район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспорт чарасын исерек хәлдә һәм саклагыч шлемсыз йөртүчене туктаткан. Бу хакта ТР Чүпрәле районы Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча алкотестер 0.960 мг/л күрсәткән. «Бу гади сан гына түгел, бу юлда потенциаль фаҗига!», дип билгеләп үттеләр бу уңайдан автоинспекторлар.
Әлеге факт буенча мотоциклчыга карата РФ КоАПның 12.6 маддәсе (мотоциклны яисә мопедны саклагыч мотошлемсыз идарә итү) һәм РФ КоАПның 12.8 маддәсенең 1 өлеше (исерек хәлдә руль артына утыру) буенча административ беркетмәләр төзелгән.
Руль артында исерек килеш йөрү үзең өчен генә түгел, юлда хәрәкәт иткән һәркем өчен куркыныч тудыра.
Исерек йөртүче турында район автоинспекциясенең телеграмм-каналына түбәндәге сылтама буенча аноним рәвештә хәбәр итәргә мөмкин: @drozh_gibdd_bot.
Нет комментариев