Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Җиңү диктанты» язылды

Быел Россиядә «Җиңү диктанты» патриотик акциясе алтынчы тапкыр үткәрелде.

Быел Россиядә «Җиңү диктанты» патриотик акциясе алтынчы тапкыр үткәрелде. Аңа, һәр елдагыча, чүпрәлеләр дә кушылды. Акциядә шәхсән дә, дистанцион рәвештә дә катнашу мөмкинлеге тудырылды.

Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбендә оештырылган диктантны оффлайн-язуга район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, 10нчы сыйныф укучылары килде.

«Бу акция үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләү өлкәсендә зур әһәмияткә ия. Аның төп максаты-яшьләрнең игътибарын Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына җәлеп итү, ул вакыйгаларга дөрес бәя бирүне формалаштыру. Мондый акцияләр тарихи хәтерне саклауга да ярдәм итә», — дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров диктпнт язу барышында.

Текстны язарга 45 минут бирелде. Шушы аралыкта Бөек Ватан сугышы тарихы буенча 25 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Сорауларның бишесе яшәгән төбәгебез тарихы буенча бирелде.

Диктантны кемнең ничек язуы бераз соңрак билгеле булачак. Һәр катнашучыга индивидуаль номер бирелде. Һәм алар https://диктантпобеды. Рф адресы буенча сайтка кереп, үзләре язган диктантның нәтиҗәсен беләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев