Чүпрәледә ике яшүсмер мопед йөрткәндә тоткарланган
Аларның транспорт йөртүгә хокук бирүче правалары булмаган килеш юлга чыкканнар.
Узган атнада район автоинспекторлары тарафыннан үткәрелгән рейд барышында 2007 һәм 2010 елда туган яшүсмерләр мопед йөрткәндә тоткарлаганнар.
Яшүсмерләрнең берсе Чуваш Чүпрәлесе, икенчесе Түбән Чәке авылыннан. Аларның икесе дә транспорт йөртүгә хокук бирүче правалары булмаган килеш гомуми файдаланудагы юлга мопедлар белән чыкканнар. Бу юл йөрү кагыйдәләрен бозу, дигән сүз.
Белешмә
РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 3 өлеше нигезендә транспорт чарасы белән правасыз идарә иткәндә яки трансорт чарасын идарә итүне мондый хокуктан мәхрүм ителгән затка рөхсәт иткәндә йөртүчегә һәм рөхсәт итүчегә 30000 сум штраф салына.
Әгәр бала 16 яшьтән яшьрәк булса, аның өчен РФ КоАП 5.35 маддәсе буенча аның законлы вәкилләре (ата-аналар яки опекуннар) җаваплылыкка тартыла. Транспорт чарасы да бу очракта тоткарлана һәм стоянкага куела. Бала профилактик исәпкә куелырга да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев