Район автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан 2023 елның 21 августыннан районда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы башланды һәм ул 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта, яшүсмерләр озак җәйге ялдан соң юлда куркынычсызлык белән бәйле күнекмәләрен югалталар һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә адаптация таләп ителә. Мәсәлән, 2022 елның август-сентябрь айларында 94 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 бала һәлак булган һәм 96 кеше яраланган. Мондый юл-транспорт һәлакәтләренең өлеше ел дәвамында теркәлгәннәрнең гомуми санының 23 процентын тәшкил итә.
— «Игътибар-балалар!» чарасы барышында район автоинспекторлары «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне күпләп тикшерү; машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәве белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау; яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру; балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү акцияләре кебек чаралар үткәрәчәк. Чара барышында хокук бозучылар турында ачыкланган мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк,-ди Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов.
Чүпрәле районы автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Белешмә
2023 елның 7 аенда республика юлларында 257 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала һәлак булган һәм 271е имгәнгән.
Нет комментариев