Чүпрәледә гриппка каршы вакцина ясату дәвам итә
Вакцина ясату кирәк! Аның өчен ин кулай вакыт – сентябрь, октябрь айлары
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйтүенчә, грипп - балаларны да, олыларны да аямый торган йогышлы авыру. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы - гриппка каршы вакцина ясату. Прививкадан соң кеше организмында гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен ике-дүрт атна вакыт кирәк, шуңа да табиблар вакцинаны авыру эпидемиясе башланганчы, көз көне ясатырга киңәш итә. Прививка ясатыр алдыннан аерым әзерлек кирәкми. Бары, вакцинациягә кадәр ике атна кала, кешенең салкын тиеп авырмаган булуы мөһим. Прививка ясатыр алдыннан, табиб белән киңәшләшү кирәк.
- Көз-кыш айларында грипп йоктыручыларның артуы күзәтелә. Вакцинация – чирдән саклануның иң ышанычлы алымы. Вируска каршы иммунитет пәйда булсын өчен 2-3 атна вакыт кирәк. Димәк, гриппка каршы прививканы сентябрь-октябрь айларында ясатсаң яхшы, - ди район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Илгизәр Хөснетдинов.
Гриппка каршы вакцинаны 18 яше тулган һәркем ясата ала. Моның өчен яныңда паспортың булуы гына кирәк.
– Грипп – аеруча йогышлы вируслы авыру, аның белән теләсә кем авырарга мөмкин. Инфекция кешедән кешегә йөткергән, төчкергән яки сөйләшеп торган вакытта да күчә. Грипп авыруының билгеләре – тән температурасы 38 градустан артып китү, баш, күз алмалары, буыннар һәм мускуллар авырту, хәлсезлек, өшү. Соңрак бу билгеләргә тамак авыртуы, йөткерү, томау да кушылырга мөмкин. Мондый билгеләр күзәтелсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Чөнки респиратор инфекцияләрдән аермалы буларак, грипптан соң кеше өзлегергә мөмкин. Пневмония, бронхит, отит, миокардит кебек авырулар башлануы, үпкәләргә һәм бавырга да зыян килүе ихтимал, -дип кисәтә Илгизәр Хөснетдинов.
Прививканы һәр теләгән кеше район үзәк хастаханәсе поликлиникасында (эш сәгатьләре 8.00-16.00 сәгатькә кадәр) үз участок табибына мөрәҗәгать итеп яки турыдан -туры прививкалар ясату кабинетында, бушлай, ясата ала.
Прививка. Ул нигә кирәк?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен планетаның һәр бишенче кешесе грипп йоктыра, 250 меңнән алып ярты миллионга кадәр кеше үлә. Ел саен!
Күпьеллык тәҗрибә күрсәтүенчә, гриппка каршы прививка авыру йоктыру куркынычын — якынча бер ярым тапкырга, хастаханәгә салу зарурлыгын — ике тапкырга, хәлнең катлаулануын һәм үлем очракларын юк дәрәҗәсенә кадәр киметә.
Вакцина ничек эшли?
Гриппка каршы вакцина иммун системасына грипп вирусына каршы көрәшү өчен антитәнчекләр эшләргә ярдәм итә. Антитәнчекләр — ул организмда микробларны һәм вирусларны күрүче һәм аларга каршы көрәшүче аксым. Ике атнадан соң кеше организмында иммунитет барлыкка килә, бер айдан ул тулы көченә эшли башлый һәм бер елга кадәр саклана. Нәкъ менә шуңа күрә прививканы ел саен һәм ноябрь башыннан да соңга калмыйча ясарга киңәш итәләр. Эпидсезонга якынайган саен иммунитет барлыкка килеп өлгерә алмау куркынычы югарырак.
Дәвам итеп
Прививканы һәр теләгән кеше район үзәк хастаханәсе поликлиникасында (эш сәгатьләре 8.00-16.00 сәгатькә кадәр) үз участок табибына мөрәҗәгать итеп яки турыдан -туры прививкалар ясату кабинетында бушлай ясата ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев