Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Фәрит Азизов истәлегенә көрәш турниры узды

Районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр дә данлана, төрле чараларга аларның исемнәре бирелә.

Марс авыл җирлеге территориясендә үткән көрәш турниры да шундыйлардан. Ул, Югары Каракитә авылында туып-үскән спортчы-батыр, спорт мастеры, 1979 елгы ТАССР Чемпионы Фәрит Азизовка багышлап, дистә еллардан бирле уздырыла. Турнир быел Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгын да үз эченә алды. Чөнки Марс авыл җирлегеннән Әфганстан җирендә 16 егет хезмәт иткән.

Аларның 12се- Югары һәм Түбән Каракитә, 4се Татар Бизнәсе авылыннан. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 5 әфганчы-ветеран яши.

Турнир авыл башлыгы Рафик Җамалтдиновның сәламләү сүзе белән ачылды. Ул барлык катнашучыларга, Әфганстанда хезмәт иткән сугышчы-интернационалистларга рәхмәт белдерде.

Район башлыгы Марат Гафаров исә үз сүзендә авыл җирлеге үзенең көрәшчеләре белән танылган булуын билгеләп үтте.

— Бу — Фәрит Азизов, Ирек Арсланов һ.б., — диде ул. — Яшь көрәшчеләргә дә авылдашларының спорт юлын лаеклы дәвам итүләрен, спортта һәм тормышта уңышларга ирешүләрен телим.

Турнир дустанә шартларда узды. 

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар концерт әзерләгән иде.

Җиңүчеләргә һәм үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннар яулаучыларга бүләкләр, медальләр һәм грамоталар тапшырылды.


Нет комментариев