Чүпрәледә Фәнил Вәлиуллин истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган патриотик чара узды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Фәнил Вәлиуллин истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган патриотик чара узды

Чара тулаем Ватанны саклаучыларга багышланган иде.

Яңа Чокалы авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Фәнил Вәлиуллин истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган патриотик чара узды.

Истәлекле чарада хәрби хезмәткәрнең туганнары, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, җирлек башлыгы Роберт Дружков, районның спорт, мәгариф һәм мәдәният бүлеге вәкилләре, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары, педагоглар, авыл халкы, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Башлап, Фәнил яшәгән йорт стенасына мемориаль такта урнаштырылды. Чарада катнашучылар, аның якты истәлеген барлап, мемориаль тактага чәчәкләр салдылар. Аннан Яңа Чокалы башлангыч мәктәбендә Фәнил Вәлиуллинның шәхси әйберләре һәм фотолары тупланган мемориал почмак ачылды.

Чара тулаем Ватанны саклаучыларга багышланган иде. Бу көнне Яңа Чокалы авылы ир-егетләренең Бөек Ватан сугышында,  Әфган, Чечен сугышларында катнашулары, шулай ук бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүләре һәм ЛНР һәм ДНР территориясендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүләре турында горуланып сөйләделәр.

Ватаныбыз сакчылары турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Илебез иминлеге сагында батырларча һәлак булганнарның якты хәтере бер минутлык тынлык белән искә алынды. Шуларның берсе–Фәнил Вәлиуллин.

Район Башкарма комиеты җитәкчесе Данис Сатдинов Фәнилне: “Миңа аның белән бераз якыннан аралашырга туры килде. Ул бик ачык күңелле, кыю, батыр иде. Махсус хәрби операция башлангач та, “барабыз берсүзсез, җиңеп кайтабыз”,-диде. Безнең өчен һәм үсеп килүче яшь буын өчен Фәнил һәрвакыт ватанпәрвәрлек үрнәге булыр. Аңа карата булган иң зур рәхмәтебез – героебызны истә тоту һәм якыннарына мөмкин кадәр ярдәм итү”, – диде һәм әнисе Рушания апага шундый батыр ул үстергәне өчен олы рәхмәтләр белән иңнәренә  мамык шәл япты.

"Һәр чорның үз геройлары. Безнең чорга да илебезнең бүгенге тынычсыз күк йөзен күрергә язган. Бүгенге вакыйгалар тормышның, гомернең кадерен белергә өйрәтә. Без тыныч тормышның нинди корбаннар бәрабәренә яуланганлыгын һәрвакыт истә тотарга, бердәм булырга тиеш, - диде чарада катнашучы, үзенең улы да бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булучы Яңа Кәкерле авылыннан җирле шагйрә Гөлнар Әхмәтҗанова.

Хәтер кичәсе мәктәп коллективы һәм укучылар, район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән патриотик җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.

Дәвам итеп

Фәнил Вәлиуллин Яңа Кәкерле авылында икенче бала булып дөньяга килә. Беркүпмедән алар Яңа Чоколы авылына күченәләр һәм биредә ул 1995 елдан 2004 елга кадәр мәктәптә укый. 2004 елдан 2007 елга кадәр тармак технологияләре техникумында һөнәри белем ала. 2007 елдан 2009 елга кадәр Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә.

Армия хезмәтеннән соң, төрле төзелеш оешмаларында эшли. Үткән ел мобилизация кысаларында ЛНР һәм ДНР территориясенә хәрби бурычын үтәргә китә. Ноябрь аенда батырларча һәлак була.

 


Нет комментариев