Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Цильна” җәмгыятендә силос салалар

Район җәмгыятьләрендә һәм агрофирма филиалларындагы мал-туарны уҗышлы кышлату өчен 7999 тонна печән, 46551 тонна сенаж, 47110 тонна силос кирәк.

“Цильна” җәмгыятендә силос салу эшләре тулы куәтенә бара.  Кукуруз басуында “Полесье” маркалы ваклатып төягеч комбайнны эшләтүче Михаил Чувашов һәм “Ягуар-810” комбайны белән Фәрит Тухфатулловка дистәләгән “КамАЗ” автомашинасы беркетелгән.

Берничә километр читтәге кукуруз басуыннан азык утарына кайтучы машиналарга күз иярми. КамАЗ автомашиналары шоферлары Әсхать Җамалтдинов, Ильнур Алимов, Фәнис Хәкимов, Алексей Марков, Владимир Макаров, Марат һәм Радик Садеевлар, Вячеслав Ижегеров, Андрей Купцов,   һәм башкалар көненә  берничә дистәләгән рейс ясарга өлгерәләр. Азык утарындагы силос траншеясына кайтарып бушаткан яшел массаны “Амкадор Линкин” тракторы белән Фәнил Сөләйманов эттереп, тигезли. “К-700” маркалы тракторда Юрий Цыфаркин һәм “Т-150” тракторы белән Вениамин Козлов исә силос массасын тыгызлап, тапталар.

Силос базының берсе тула язган, икенче баз да массаны кабул итүгә әзер. Моннан тыш җәмгыятьтә малларны кышлату чорына 1533 тн. печән, 17632 тн. сенаж, 3506 тн. силос бар. Бер баш терлеккә 27,2 тн. азык берәмлеге булдырылган.  

Белешмә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 9 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча һәр баш терлеккә уртача 22,4 центнер азык берәмлеге әзерләнгән (малларны кышлату өчен һәр баш терлеккә уртача 40 центнер азык берәмлеге кирәк). Район буенча малларны кышлату өчен 14884,65 тонна азык берәмлеге, шул исәптән, 4835 тн. печән, 37441 тн. сенаж, 3506 тн. силос, 4590 тн. салам әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев