Утырыш эшендә районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе каралды.
Гражданнарның, чүпрәлеләрнең күпсанлы үтенечләре буенча, район Башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды.
Утырыш эшендә, шулай ук, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлекчәсе начальнигы Артем Абрамов, район ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов, комиссия составы катнашты.
Утырыш көн тәртибенә безнең юлларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе куелган иде. Әлеге мәсьәлә буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов чыгыш ясады.
Докладчы билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 10 августына район территориясендә билгеле бер уңай үзгәрешләр күзәтелә. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны 1 юл-транспорт һәлакәтенә, бер кешегә үлүчеләр саны өчтән икегә кадәр һәм яраланучылар саны өчтән бергә кадәр кимегән.
Җирле һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында хәл катлаулырак. Бу участокларда аварияләр саны арткан. Әгәр узган елда барлык дүрт юл-транспорт һәлакәте дә республика әһәмиятендәге юлларда булган булса, агымдагы елда республика әһәмиятендәге юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән. Агымдагы елда барлык өч юл-транспорт һәлакәте федераль һәм җирле әһәмияттәге юлларда теркәлгән.
Һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре булып әйләнеп каплану (1 очрак), юлдан чыгу (2 очрак) тора.
Үзенең чыгышы вакытында Анатолий Михайлович, шулай ук, мототранспортта булган юл-транспорт һәлакәтләренә тукталды.
Михайлов билгеләп үткәнчә, 2023 ел башыннан Татарстан территориясендә мотоциклчылар катнашында 103 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 110 кеше тән җәрәхәтләре алган. Кагыйдә буларак, әлеге транспорт чараларында йөртүчеләрнең һәм пассажирларның җәрәхәтләре бик авыр була.
Район территориясендә әлеге транспорт чаралары күп, һәм аларны нигездә балигъ булмаганнар идарә итә. Агымдагы елда мондый транспорт төрен идарә иткән өчен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен балигъ булмаганнарга карата 8 административ материал һәм исерек хәлдә идарә иткән өчен өлкәннәргә карата 2 административ материал төзелгән.
Исегезгә төшерәбез, ике тәгәрмәчле транспортны идарә итүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү максатында 7-13 август көннәрендә республикада, шул исәптән Чүпрәле районында да, «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы үтте. Автоинспекторлар чара барышында саклагыч экипировка куллануны һәм әлеге категория транспорт чаралары йөртүчеләренең куркынычсызлык чараларын үтәвен пропагандаладылар.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар белән профилактик эш алып баралар, балаларның яшен һәм йөртү таныклыгы булу кирәклеген, шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләрен исәпкә алу мөһим икәнен искәртәләр.
Михайлов билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эш дәвам итә һәм автоинспекторларның даими контролендә тора.
Автоинспекторлар өлкәннәрне балигъ булмаган балаларның ике тәгәрмәчле транспортны идарә итмәүләрен контрольдә тотарга чакыра. Җәйге каникул көннәрендә балаларны аеруча җентекләп күзәтергә, аларның автомобиль һәм мотоцикл ачкычларына ия булу мөмкинлеген булдырмаска, тиешле хокук һәм машина йөртү күнекмәләре булмаган очракта, мотоцикл һәс скутерлар белән идарә итүне тыярга кирәк. Һәм ата-аналарның балаларына мотоцикл, скутер сатып алганда, беренче чиратта, балаларының иминлеге турында уйласыннар иде диясе килә. Машина йөртү күнекмәләре һәм правалары булмаган килеш ике тәгәрмәчле мотоцикл идарә иткәндә, балалар юлларда тирә-юньдәгеләргә дә куркыныч тудыра һәм үз тормышларын, сәламәтлекләрен дә куркыныч астына куя.
Соңыннан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов утырышка йомгак ясады.
Нет комментариев