Чүпрәледә авыл җирлекләренә тракторлар бирделәр
Техникалар саен үткәрелә торган республика бәйгесе җиңүчеләренә бирелде
Яңа «МТЗ-82» тракторлары авыл җирлекләренә 2023 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаган Татарстан Республикасы авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча бирелде.
Әлеге бәйгенең быелгы җиңүчеләре —Шланга, Чуваш Чүпрәлесе, Иске Чокалы һәм Иске Чүпрәле авыл җирлекләре. Җиңүче территорияләр башлыкларына яңа техника ачкычларын район башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
«Җирлекләргә техника бик кирәк. Яңа техника сезгә елның теләсә-кайсы вакытында ярдәмгә киләчәк», — дип, район башлыгы җитәкчеләргә зур уңышлар теләде.
Республиканың авыл җирлекләре арасындагы әлеге конкурс авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының халык тормышы сыйфатын яхшырту һәм авылның социаль мөһим проблемаларын хәл итү буенча эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннын үткәрелә.
—Конкурста катнашып, грант отуыбызга җик шатландык. Хәзер безнең авыл җирлегенең үзенең техникасы бар. Аның ярдәмендә кыш көне урамнарны кардан арындырырга, өмәләрдә чүп-чар төяргә, йөк ташырга мөмкин булачак,-дип уртаклашты сөенече белән Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров.
—Әлегә кадәр авылдагы үләннәрне чаптырырга, кышын кардан чистартырга шәхси тракторы булучыларны гозерләдек.— Рәхмәт, тыңладылар. Хәзер, үзебезнең шәхси транспортыбыз булгач, бу проблема хәл ителде, — диде Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев