Чүпрәледә автоинспекторлар рейд уздырды
Чара «Бала — төп пассажир» акциясе кысаларында оештырылды.
Автоинспекторлар балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау буенча профилактик чара — рейд үткәрделәр. Рейд барышында куркынычсызлык каешын такмаган машина йөртүче туктатылды, кагыйдә бозу буенча беркетмә тутырылды.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешы белән җиһазландырылган транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә, шофер үзе дә каеш белән эләктерелергә һәм куркынычсызлык каешын такмаган пассажирны да йөртмәскә тиеш. Куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү, шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын фотовидеофиксацияләү комплекслары белән автомат режимда гамәлгә ашырыла. Соңыннан исә транспорт чаралары хуҗалары административ җаваплылыкка тартыла.
Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки җәрәхәтләнү ихтималын шофер һәм аның янәшәсендәге пассажиры өчен — 50 процентка, арткы утыргыч пассажирлары өчен — 25 процентка киметә. Машина ауган очракта исә куркынычсызлык каешын эләктергәндә исән калу шансын биш тапкырга арттыра.
Исегезгә төшерәбез, куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән пассажир өчен машина йөртүчегә 1000 сум штраф салына, пассажирга кисәтү ясала, я булмаса 500 сум күләмендә штраф языла.
Әгәр машинада баланың куркынычсызлык каешы эләктермәгән булса, яки махсус тоткычсыз йөртелсә, машина йөртүчегә 3000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Район автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искәртәләр һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев