Чүпрәледә аталы-уллы Колпаковлар хөрмәтенә чаңгы ярышлары узды
Призлы урыннарны алган спортчылар Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле сувенирлар алды.
Районда якташыбыз, сугышчы-интернационалист, полковник Валерий Колпаков призына чаңгы ярышлары 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Әмма быелгысының тагын бер үзенчәлеге бар — ярышлар аның улы Андрейга да багышланды.
Валерий ага Колпаков, алдарак әйткәнемчә, сугышчы-интернационалист, Чечняда контртеррористик операциядә, Абхазиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Полк командиры, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең запастагы полковнигы.
Аның улы Андрей да әтисе юлыннан киткән. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре полковнигы булып хезмәт иткән, ике тапкыр Батырлык ордены белән бүләкләнгән, комбриг. Андрей узган ел махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган.
Ярышларның ачылу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров Валерий Колпаковка Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу медален тапшырды. Әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады, чаңгыга басучыларга җиңүгә омтылыш теләде.
Ярышлар төрле яшь категорияләрендә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым, узды.
Чаңгы базасында бу көнне «Кыр кухнясы» эшләде. Кайнар ботка һәм чәйне кыр шартларында тармак технологияләре техникумы аш-су осталары әзерләде.
Көн салкын иде. Әмма бу һичкемне куркытмады, чаңгы юлында беренче булып килү — күпләрнең теләге иде. Әмма спорт-спорт инде ул. Аның җиңүчесе дә, җиңелүчесе дә була. Ә иң мөһиме — күтәренке халәт.
Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Призлы урыннарны алган спортчылар Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле сувенирлар алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев