Көн вакыйгасы

Чүпрәледә административ комиссиягә районны төзекләндерү тәртибен бозучылар чакырылды

Авылны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен (үз территориясеннән читтә урнаштыру), урамда этләрне ирекле йөртү дә авылны төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга карый, минималь штраф суммасы 2 мең сумны тәшкил итә.

Үткән атнада район Башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов җитәкләде.

Утырышта ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 статьясының 1 өлеше буенча Зур Аксу һәм Татар Бизнәсе авыллары гражданнарына карата административ хокук бозулар буенча алты беркетмә каралды. Төзелгән беркетмәләр буенча комиссия әгъзалары һәр эшне җентекләп өйрәнделәр һәм үз карарларын чыгардылар. Биш гражданга үз территориясеннән читтә төзелеш материаллары (такталар һ.б.) куйган өчен, бер гражданга исә эте урамда йөргән өчен беркетмә төзелгән.

Этләр проблемасы районда авыл җыеннарында да күтәрелгән иде. Эт хуҗалары белән сөйләшүләр алып барылганга карамастан, аларның кайберләре әле дә үз йорт хайваннарын бәйләргә ашыкмый, этләр элеккечә урамнарда йөриләр, кешеләрне куркыталар һәм машиналар артыннан куалар. Ә бит безнең урамда олылар гына түгел, өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да йөри. Бу категория кешеләр өчен этләр бик куркыныч. Шуңа күрә кешеләр эт хуҗаларының аларны урамга чыгаруларыннан зарланалар.

Район халкына мөрәҗәгать итеп, үз хуҗалыгыңда эт тотарга теләсәң, аны бәйләп куярга кирәклеген әйтәсем килә. Чөнки мондый кешеләргә карата штраф салуны күздә тоткан катгый закон гамәлдә. Комиссия дә үз этен урамга чыгарган гражданга карата да штраф салды.

Ә төзелеш материаллары алып килүчеләргә һәм аларны үз территорияләреннән читтә урнаштыручыларга, төзелеш материалларын алып килгәнче һәм аларны бушатканчы, авыл җирлеге башлыгына барып, бу хакта гариза язарга киңәш итәсем килә.

Авылны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен (үз территориясеннән читтә урнаштыру), урамда этләрне ирекле йөртү дә авылны төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга карый, минималь штраф суммасы 2 мең сумны тәшкил итә. Әгәр тагын бер тапкыр шундый хокук бозулар буенча эләксәң, бу юлы штраф суммасы икеләтә артачак. Ә авыл кешесе өчен бу сумма сизелерлек, дип уйлыйм. Шуңа күрә, нидер эшләр алдыннан, бу закон кысаларыннан чыкмыймы дип уйларга кирәктер, минемчә.


Нет комментариев